“Башинформ” агентлыгында “БДИ-2025не уздыру үзенчәлекләре: нәрсәләрне белү мөһим” дигән темага матбугат конференциясе узды. “Түгәрәк өстәл” форматында оештырылган чарада Уфа шәһәреннән, Кырмыскалы, Кушнаренко һәм башка районнардан мәктәп укучылары, ата-аналар җәмгыяте вәкилләре, журналистлар, мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин катнашты.
Чарада һәр укучы БДИ темасы буенча ведомство җитәкчесенә үзен борчыган сорауны бирә һәм имтихан уңаеннан үз фикерен әйтә алды.
Агымдагы елда БДИ тапшыру процедурасында җитди үзгәрешләр көтелми. Бу хакта “түгәрәк өстәл”дә мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин белдерде.
“Иң мөһиме — хәзер безнең чыгарылыш сыйныф укучыларына сайлаган фәннәрне билгеләргә һәм 1 февральгә кадәр БДИ тапшыруга гариза бирергә кирәк. Аннары имтиханнарга тыныч кына әзерләнергә була. Безнең бурыч исә — дәүләт йомгаклау аттестациясен хәвефсез һәм хилафлыкларсыз уздыруга әзерләнү”, — диде Илдар Мәүлетбирдин.
Укучылар үзләренең планнары, кая укырга керергә җыенулары турында сөйләде. Ачыклануынча, чарада катнашучы барлык мәктәп укучылары да табигый фәннәрне сайлаган. Уфа шәһәренең 136нчы Башкорт лицееның 11 “а” сыйныфы укучысы Алинә Фәррахова БДИ тапшырачак фәннәрне үзе өчен 9нчы сыйныфтан ук билгеләгән. Кырмыскалы авылының 2нче гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Равил Базаргулов та 9нчы сыйныфта укыганда ук үзенә кирәкле юнәлешне сайлаган. Равилгә укытучысы химия фәнен сайларга киңәш иткән.
Министрга бирелгән сорауларның берсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү шартларына кагылды.
— Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид балалар өчен БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарын үткәргәндә кирәкле шартлар тудыру каралган. Мәсәлән, имтихан үткәрү вакытын арттыру, имтихан үткәрү пунктының барлык биналарына тоткарлыксыз керү, имтихан вакытында кирәкле дәвалау һәм профилактика чаралары, туклану һәм тәнәфес, имтиханнарны өйдә тапшыруны оештыру, — дип билгеләде министр. — Моннан тыш, законда сәламәтлек торышын, психофизик үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алучы махсус шартлар тудыру каралган.
Ведомство белгечләре “түгәрәк өстәл”дә ВУЗга укырга кергәндә ничек өстәмә баллар алырга мөмкин булуы турында да сөйләде. Башкортстанда югары уку йортларына укырга кергәндә, абитуриентлар укудагы, спорт яки җәмәгать тормышындагы аерым казанышлары өчен өстәмә баллар алырга мөмкин.
Министр билгеләп үтүенчә, кайбер очракларда алар, нинди университетка керүгә бәйле рәвештә, 5-10 балл бирә ала.
“Өстәмә баллар рәвешендә өстенлекләрне алтын медаль ияләре, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, ГТО билгеләре ияләре һәм волонтерлар алачак. Тулырак мәгълүматны сезне кызыксындырган югары уку йортлары сайтларыннан белеп була”, — диде Илдар Мәүлетбирдин.
Шулай ук укучыларны БДИны 100 баллга тапшырган очракта, ничек итеп 150 мең сум алырга мөмкин булуы кызыксындырды. Илдар Мәүлетбирдин белдерүенчә, республика Башлыгы Указы нигезендә, БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм республика территориясендә урнашкан һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы югары уку йортына укырга кергән мәктәп укучылары 150 мең сум күләмендә премия алачак.
Министр, шулай ук, республикада укырга керү кампаниясендә 14808 бюджет урыны барлыгын билгеләп үтте. Шул ук вакытта быел 11нче сыйныфны 14500гә якын укучы тәмамлый.
Фото: "Башинформ"