Бу хакта төбәк җитәкчесе атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Ел саен һәркайсы 150 мең сум күләмендә җидешәр премия биреләчәк. Бу табигый, техник һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнүче яшь галимнәрнең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген активлаштыруга, шулай ук фән һәм инновацияләр өлкәсендә һөнәри мәшгульлек дәрәҗәсен ныгытуга ярдәм итәчәк.
Документ нигезендә, Башкортстан Хөкүмәте указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләргә һәм «Елның яшь галиме» премияләрен билгеләү һәм түләү тәртибе турындагы нигезләмәне расларга тиеш.
Фото: glavarb.ru