Киңәшмәдә тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә - тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм аларга республика ярдәме чаралары.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында фәнни коллективларның һәм оешмаларның төбәк үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
- Безнең очрашу Русия Фәне көне алдыннан уза. Республиканың фәнни җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә. Уңышлар, мөһим казанышлар телим! Киләчәктә дә республика һәм ил файдасына бергә эшләячәкбез, - диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең фундаменталь фәнне, гамәли тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне үстерүдә мөһим ролен ассызыклады. Башкортстан Башлыгы, республика фәнни секторга системалы ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк, дип өстәде.
- Бүген безнең алда яңа, җаваплы, күләмле бурычлар тора. Гомумдәүләт проектларын, фәнни, тармак программаларын гамәлгә ашыруда алга китеш ясарга кирәк. Сәнәгать предприятиеләре, бизнес белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мөһим. Фәнгә яшь галимнәр агымын тәэмин итү зур әһәмияткә ия, - диде Радий Хәбиров.
«Фән сәгате»ндә катнашучылар республикада фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча, шулай ук беренчел кирәкле товарлар өчен суперабсорбацияләүче полимерлар җитештерү технологиясен булдыру турында фикер алышты. Тагын бер мәсьәлә – терлекчелектә генетик технологияләрне куллану.
Киңәшмә азагында Башкортстан Башлыгы галимнәргә актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Безнең барлык гамәлләребез, тырышлыгыбыз һәм ресурсларыбызның шактый өлеше фәнгә һәм фәнни даирәгә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru