Әгәр бала үз-үзенә бикләнә һәм үзен шикле тота, барысына да агрессия белән җавап бирә башласа, бу - ата-ана өчен уйланырга һәм аны нәрсә борчыганы турында ачыктан-ачык сөйләшергә сәбәп.
Мондый фикерне Республика социаль-психологик үзәге директоры урынбасары Искәндәр Мостафин “Честно говоря” программасында белдерде.
Башка борчулы сигнал буларак, эксперт үсмерләрнең мавыгуларының кискен алмашынуын атады. Алар яраткан хоббилары һәм шөгыльләре белән кызыксынуын кинәт югалта. Шул ук вакытта белгеч билгеләп үткәнчә, бүген яшьләр үзләренең менталь сәламәтлекләренә җитдирәк карый.
“Үсмерләр үзләренә ниндидер профессиональ ярдәм таләп ителүгә карата аңлырак була бара һәм психологларга, башка белгечләргә ешрак мөрәҗәгать итә", — дип ассызыклый ул.
Фото: bashinform.ru