+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 февраль 2025, 16:14

Башкортстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы узачак

Чара 10 февральдән 22 февральгә кадәр уза. Ярышлар төп яшь категориясендә - 152, «Юниорлар» категориясендә 50 компетенция буенча узачак. Чараларда 3000гә якын кеше катнашачак. Конкурсантларны эксперт-остазлары озата бара.

Башкортстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы узачакБашкортстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы узачак
Башкортстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы узачак

Ярышларда уңышлы чыгыш ясаган конкурсантлар стажировка узарга, яки региональ этап партнерлары булган предприятиеләрдә эшкә урнашу турында тәкъдим алырга мөмкин.

«Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатында катнашу – студентларга һәм мәктәп укучыларына үзләренең һөнәри осталыкларын яшь хезмәткәргә карата заманча таләпләргә туры китереп күрсәтү, шуның белән хезмәт базарына тизрәк җайлашу мөмкинлеге ул.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас