+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 февраль 2025, 07:00

Вузара кампуста Фән көннәре үтте

8 февральдә Русия фәне көне билгеләп үтелде.

Вузара кампуста Фән көннәре үттеВузара кампуста Фән көннәре үтте
Вузара кампуста Фән көннәре үтте

Бәйрәм алдыннан Евразия НОЦ вузара студентлар кампусында республика галимнәренә багышланган күргәзмә ачылды. Биредә яңа гына эшли башлаган һәм күренекле фән эшлеклеләре – УФһТУ, УДНТУ, БДМУ, БДАУ вәкилләре катнашты. Галимнәрнең фотосурәтләрен, шулай ук, шәһәрнең җәмәгать мәйданчыкларында баннерларда һәм урам экраннарында да күрергә мөмкин булды.

- Русия фәне көне - илебез галимнәренең казанышлары белән танышу һәм көн саен Русия белән Башкортстанның технологик суверенитеты буенча эшләүчеләрнең исемнәрен белү өчен менә дигән мөмкинлек. Республиканың алдынгы фәнни коллективларының нинди тикшеренүләр алып баруын вузара кампуста белергә була: ул кампусның экскурсиягә язылу сайтында бар, – диде республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Кира Галләмова.

7 февральдә кампуста укучылар һәм студентлар өчен «Пифагор. IT-Ufa» старт алды. Экскурсия программасына Спаркс киберспорт һәм спорт программалаштыру үзәгендә булу, суперкомпьютер, робот-ярдәмчеләр, алдынгы IT-компанияләрнең алдынгы технологияләре белән танышу кертелгән иде. Катнашучыларны интеллектуаль квестлар, викториналар һәм квизларда катнашты.

- Без фәнне һәм галим һөнәрен популярлаштыруга юнәлтелгән берничә проектны эшләтеп җибәрдек. Аерым алганда, Евразия НОЦ социаль челтәрләрендә Уфада фотокүргәзмә һәм #Я_ученый_башкортостан флешмобы. Анда катнашучылар үзләренең фотосурәтләре, кызыксынулары, мавыгулары белән уртаклаша. Яшьләргә безнең галимнәребезнең актив, талантлы, уңышлы булуын лабораториядә генә түгел, ә гади тормышта да күрергә кирәк, - дип билгеләде Башкортстанның НОЦ идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас