+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 февраль 2025, 07:05

Кирәкмәгән белгечлекләр буенча укытмаячаклар

Президент Владимир Путин кирәкле булмаган белгечлекләр буенча уку йортларына студентлар җыюны чикләргә кушты.

Кирәкмәгән белгечлекләр буенча укытмаячакларКирәкмәгән белгечлекләр буенча укытмаячаклар
Кирәкмәгән белгечлекләр буенча укытмаячаклар
Русия Президенты Владимир Путин Фән һәм мәгариф советы утырышында ил Хөкүмәтенә югары уку йортларының түләүле бүлекләренә кирәкле булмаган белгечлекләр буенча студентлар җыюны чикләргә кушты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Хөкүмәттән югары уку йортларына түләүле нигездә кабул итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән карарларның тулы пакетын кабул итүен сорыйм. 2026 елда ук аны яңа кагыйдәләр буенча үткәрергә кирәк. Алар икътисад һәм хезмәт базары тарафыннан ихтыяҗ булмаган белгечлекләр буенча кирәгеннән артык студентлар җыюга юл куймаска тиеш”, — дип белдерде дәүләт башлыгы.

Президент, шулай ук, югары уку йортлары программаларыннан искергән һәм архаик курсларны төшереп калдырырга чакырды.

Владимир Путин, шулай ук, Мәгариф һәм фән министрлыгының ташламалы белем бирү кредитларын бары тик өстенлекле юнәлешләр өчен генә бирү тәкъдиме белән килеште.

Фото: cdnn21.img.ria.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас