Журналның беренче саны Стәрлетамак шәһәрендә (ул вакытта Кече Башкортстан башкаласы) “Мәгариф эшләре” исеме белән чыга, педагогик басманың баш мөхәррире Төхвәт Ченәкәй дигән әдәби псевдонимлы Төхвәтулла Ченекаев (1893-1959) була. Еллар узу белән журналның исеме һәм эчтәлеге үзгәрә, әмма аның төп максаты – республика укытучыларына хезмәт итү – үзгәрешсез кала. 1924 елдан журнал Уфа шәһәрендә – “Белем”, 1931 елдан “Культура революциясе” исеме белән нәшер ителә.
1925 елдан журналның баш мөхәррире итеп күренекле язучы Имай Насыйри билгеләнә. Бу елларда журнал наданлыкны бетерүдә зур роль уйный, республикада гомуми башлангыч һәм җидееллык белем бирүне кертү буенча актив эш алып бара. Аның битләрендә Башкортстанда латин шрифтын һәм кириллицаны, әдәби башкорт телен кертү проблемалары даими яктыртылып тора. Аның турыдан-туры катнашлыгында башкорт милли мәктәбе чыганаклары, беренче дәреслекләр һәм укыту-методик әсбаплар төзелә һәм гамәлгә кертелә.
Хәзерге – “Башҡортостан уҡытыусыһы” – исеме белән журнал 1936 елдан нәшер ителә башлый. Шул ук елда республиканың мәгариф халык комиссары, язучы Гобәйдулла Дәүләтшинга (Гобәй Дәүләтшинга) педагогик журналның баш мөхәррире вазыйфасын башкару йөкләтелә. Күренекле башкорт язучылары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Имай Насыйри һәм Гобәй Дәүләтшин киләчәк буын укытучылары өчен кыйммәтле рухи байлык калдыралар. Кызганычка каршы, алар икесе дә репрессияләнгән.
1941-52 елларда, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы авырлыклар аркасында, педагогик журнал нәшер ителми. 1952 елда Бөек Ватан сугышыннан соң журналның эшчәнлеген яңарту сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Гайнулла Гобәйдулла улы Ишбулатовка (1903-75) йөкләнә, аның инде бу журналда 1932-36 елларда баш мөхәррир урынбасары булып эшләү тәҗрибәсе булган.
Башкортстанның атказанган укытучысы Сәлимҗан Гомәров җитәкчелек иткән еллар педагогик басма тарихында зур бер дәвер булып тора. Ул баш мөхәррир булып эшләгән чорда (1971-2005) журнал республикада популяр басмаларның берсенә, педагогик хезмәткәрләрнең өстәл китабына әверелә. Моңа дәлил – аның тиражы. 1971 елда журналның тиражы 8 мең данә булса, 2005 елда ул 35 мең данәдән артып китә.
Бүген басма, традицияләрне саклап һәм арттырып, мәгариф мәсьәләләре буенча нәтиҗәле фикер алышу өчен универсаль мәйданчык, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә ышанычлы ярдәмче, яхшы киңәшче һәм акыллы остаз булып тора. Журналның редакция коллегиясе, педагогик хезмәткәрләрнең сорауларын, мәгариф оешмаларының ихтыяҗларын исәпкә алып, үз эшчәнлегенең төп юнәлешләрен, мәкаләләрнең тематикасын һәм эчтәлеген дөрес билгели; игътибарын яшь укытучыларны гына түгел, тәҗрибәле укытучыларны да заманча инновация шартларында эшчәнлекне оештыру өчен кирәкле һөнәри белемнәр, күнекмәләр белән теоретик һәм методик коралландыру өчен гаять зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне яктыртуга юнәлтә. Иң яхшы укытучыларның, тәрбиячеләрнең, галимнәрнең һәм методистларның, мәгариф оешмаларының балаларның потенциалын нәтиҗәле ачарга мөмкинлек бирүче заманча таләпләргә туры килә торган югары белем сыйфатын тәэмин итү, социаль әһәмиятле шәхес тәрбияләү буенча фәнни-гомумиләштерелгән тәҗрибәсе пропагандалана.
“Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга, инновацион санлы технологияләр кертүгә зур игътибар бирелә.
“Башҡортостан уҡытыусыһы” журналы соңгы елларда республика гәзит-журналлары арасында зур тиражга ия, ул күп кенә һөнәри бүләкләргә дә лаек булды. Журнал битләрендә тугыз: урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт, инглиз, немец һәм француз телләрендә материаллар басыла. Шуның нәтиҗәсендә ул республикада иң абруйлы басма булып кала.
Журналның бүлекләре һәм рубрикалары педагогика фәненең һәм мәктәп практикасының мөһим проблемаларын чагылдыра.
Соңгы елларда максатлы саннар чыгару тәҗрибәсе дә кертелде, аларда инновацион тәҗрибә, республика мәгариф оешмаларының фәнни-эксперименталь эше яктыртыла, укытучы-новаторларның һәм педагогик коллективларның алдынгы тәҗрибәсе пропагандалана. Журнал битләрендә чыгыш ясап, район һәм шәһәр хакимияте, мәгариф бүлекләре башлыклары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, методик хезмәтләр тәҗрибә белән уртаклашып кына калмыйча, республиканың барлык укытучыларының казанышларын да раслый.
Хәзерге заман мәгарифе даими яңарып тора. Шуннан чыгып, редакция журналның эчтәлеге, мәкаләләрнең тематикасы көн таләпләренә туры килсен өчен барысын да эшли. Шунысы куанычлы, безнең журнал укучыларның потенциалын максималь һәм нәтиҗәле ачарга, киләчәктә планнарын тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга этәрүче сыйфатлы белем бирүне тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә.
Бу юбилей көннәрендә редакция коллективына яңадан-яңа иҗади үрләр, кыю ниятләренең тормышка ашуын, ә барлык укучыларга, авторларга яраткан журнал белән аралашу шатлыгын, яңа, кызыклы язмалар телим!
Салават КӘРИМОВ,
“Башҡортостан уҡытыусыһы” журналының баш мөхәррире.