12 февральдә Башкортстан мәктәпләрендә 9нчы сыйныф укучылары өчен урыс теленнән йомгаклау әңгәмәсе үтте. Аны уңышлы тапшыру имтиханнарга керү шарты булып тора.
Төбәк Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел йомгаклау әңгәмәсендә катнашу өчен 51 698 кеше гариза биргән. Аны үтү өчен укучыларга дүрт биремне үтәргә: текстны кычкырып уку, өстәмә мәгълүмат җәлеп итеп, аны сөйләү, сайланган темаларның берсе буенча монолог сөйләү һәм әңгәмәдәш белән әңгәмә.
Эшне башкару өчен һәр катнашучыга уртача 15-16 минут вакыт бирелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле катнашучылар, инвалид балалар һәм инвалидлар өчен сынауның дәвамлылыгы 30 минутка арттырылырга мөмкин. Аның нәтиҗәләре буенча укучылар “зачет”/”незачет” ала.
Әңгәмә нәтиҗәләре 17 февральдән дә соңга калмыйча билгеле булачак. „Незачет“ алган, яки җитди сәбәп аркасында әңгәмәгә килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әңгәмә уздыруның өстәмә көннәре 12 мартта һәм 21 апрельдә каралган », — дип ачыклык керттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Фото: bashinform.ru