Русия фәне көне уңаеннан республика башкаласында "Пифагор. IT-Ufa” дип аталган фәнни-популяр тур узды. Урта һәм өлкән сыйныф укучылары анда уен, интерактив формада мәгълүмати технологияләр дөньясына чумды. Маршрут Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында старт алды.
— Башкортстанда фәнне үстерү өчен теплицадагы кебек уңай шартлар булдырыла. Биредә дөньякүләм дәрәҗәдә танылган галимнәр яши һәм эшли. Мин укучыларыбызга фәнни юнәлешләрнең берсен сайлауларын телим һәм бүгенге маршрут бик файдалы булыр дип өметләнәм, - диде укучыларга ESG Евразия үзәге һәм УУНиТның тотрыклы үсеш директоры урынбасары Глүсә Бакиева.
Кампусның IQ-паркында укучылар спорт программалаштыруы белән танышты, аның традиционнан нәрсәсе белән аерылуын һәм нинди бурычларны хәл итүен белде. Кунаклар «Берлога» да — киберфизик инновацияләр остаханәсендә булды, киләчәктә булачак зур студентлар шәһәрчеге проектын һәм «Башкортстан галиме» фотокүргәзмәсен карады. Уфа Фән һәм технологияләр университеты лабораторияләрендә туристлар суперкомпьютер белән танышты, ярыш болидларын проектлау һәм булдыру процессын күзәтте.
— Экскурсия — укучыга уку йортлары һәм юнәлешләр буенча мәгълүматны визуаль рәвештә җиткерү мөмкинлеге ул. Укучы һөнәрләр турында күбрәк белә, нинди югары уку йортлары барлыгын һәм үзен булачак белгеч буларак кайда күрүен ачыклый. Мин үзем фән буенча эшлим, һәм минем өчен хәзер нинди юнәлешләр барлыгын белү кызыклы булды. Мондый экскурсия ата-аналарга - баланы фән белән кызыксындырырга, ә укучыларга үз мөмкинлекләрен бәяләргә һәм булачак һөнәрне сайларга ярдәм итә. Фән — барлык сорауларга җавап табарлык көч бит ул, – диде мәктәп укучысының әнисе, әлеге маршрутта катнашучы Луиза Әхиярова, тәэсирләре белән уртаклашып.
Экскурсоводлар мәктәп укучыларын тарих аша беренче почта открыткаларыннан алып, заманча телевидение технологияләренә кадәр алып барды. Маршрутның ахыргы ноктасы предприятие булды, анда балалар элемтә операторлары, ведомство структуралары һәм дәүләт хакимияте органнары өчен югары технологияле радиоэлектрон һәм телекоммуникация җиһазларының ничек төзелүен белде. Төркем коммутаторлар булдыруның барлык этапларын кызыксынып күзәтте.
- Республикада барлыгы 9 тур эшләнде, алар мәктәп укучылары һәм колледж студентлары бер экскурсиядә университетларыбызда булган бөтен нәрсәне — инфраструктураны, югары уку йортлары эшләнмәләрен карый алсыннар; фән һәм галимнәрнең аерым өлкә һәм аерым һөнәр икәнлеген аңларлык итеп, бер маршрутта теге яки бу тармакта Башкортстанның барлык фәнни казанышларын күрерлек итеп эшләнгән, — диде Фәнни-мәгариф үзәгенең Идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.
"Пифагор. IT-Ufa” — Евразия фәнни-мәгариф үзәге галимнәре тарафыннан эшләнгән тугыз фәнни-популяр маршрутның берсе. Һәр маршрут билгеле бер фәнни өлкәгә багышлана: гуманитар, техник, химик, биологик-медицина, IT һәм физика-математика. Экскурсиягә заявканы сайтта калдырырга мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru