Акмулла университеты матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, очрашуга Уфа прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Андрей Надежкин, Уфаның 9нчы полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Илмир Гайзетдинов һәм полиция полковнигы, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Оксана Шәрипова килгән.
Координацион үзәк директоры, БДПУ ректораты каршындагы киңәшче Илһам Хәбибуллин ассызыклаганча, экстремистик юнәлештәге төркемнәрдә катнашучыларның 80 процентын 14 яшьтән 20 яшькә кадәрге, сирәгрәк 25-30 яшькә кадәр яшьләр тәшкил итә.
Андрей Надежкин студентларга Русиядә милләтара һәм конфессияара ызгыш-талаш тудыруга каршы тору турында сөйләде. Булачак педагоглар өчен бу мәгълүмат аеруча мөһим: алар хәзерге буын балаларын тәрбияләү үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш.
Илмир Гайзетдинов мәгълүмат-коммуникация технологияләре ярдәмендә кылынган җинаятьләр турында сөйләде. Ул яшьләрне "җиңел" акча эшләү теләгеннән, мошенниклар акчаны чит банк карталарына күчерергә яки курьерлар булып эшләргә тәкъдим иткән очракта аеруча сак булырга кирәклеген кисәтте.
Оксана Шәрипова кешеләр шикле шалтыратуларга яки билгесез номерлардан хәбәрләргә шикләнеп карарга тиеш, дип өстәде. Мондый җинаятьчеләрдән зыян күргән кешеләр аларга көчле психологик басым ясалуы турында сөйли. Шуңа күрә таныш булмаган номерларга бөтенләй җавап бирмәскә һәм моны өлкән буын кешеләренә дә өйрәтергә кирәк.
Фото: пресс-служба Акмуллинского университета.