Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары Бүздәк районының Каран мәктәбендә узган туган телләр укытучыларның төбәк методик берләшмәсе җыелышында катнашты.
Очрашуның беренче өлешендә килгән кунакларны Каран урта мәктәбе директоры Айрат Мансуров сәламләде. Ул үз чыгышында махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган яугирләрнең балалары белән эшләү үзенчәлекләре белән таныштырды, укытучыларның яңа шартларда эшләргә өйрәнүе хакында сөйләде.
Сөйләшү темасы “Туган телне саклау һәм үстерү, аны өйрәнү өчен шартлар” дип аталды. Ә моның өчен эш дип янучы һөнәр иясе булу кирәк. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. Кечкенәләрдә туган телебезгә, туган җиребезгә карата мәхәббәт уята торган остазлар алар – татар теле укытучылары.
Каран урта мәктәбенең татар теле укытучысы Зөлфия Мансурова коллегаларына бүгенге көндә актуаль булган, кызыклы методикага таянып төзелгән ачык дәрес күрсәтте. Ул “Роберт Миңнуллин иҗатында туган як лирикасы” темасына багышланды.
Укучыларның дәрестә шагыйрьнең иҗаты белән ихлас кызыксынуы, аның биографиясен белү дәрәҗәсе кунакларны шатландырды. Кечкенә тел сакчылары татарча ихлас, тырышып, тулы җавап биргәндә, һәр укытучының күңеленнән нур сибелгәндәй тоелды.
“Түгәрәк өстәл” барышында укытучылар бүгенге көн өчен төп проблема – балаларның төрле телдә аралашуы һәм фикер йөрткәндә бер генә телне сайлап, диалог кора алмавы турында сөйләштеләр. Балаларның татар телендә аралашканда да, нигездә, урысча фикерләп, сөйлисе сүзләрен туган телгә тәрҗемә итүе ассызыкланды. Каран мәктәбендә укучылар 4 тел өйрәнә икән: татар, башкорт, урыс һәм инглиз телләре.
“Түгәрәк өстәл” барышында башкорт теле укытучысы Альбина Шәрифуллина “Гүзәл Уфам – башкалам” дип исемләнгән осталык дәресе күрсәтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Резеда Мәүлетова “Туган телләрне өйрәтүдә балалар матбугатының роле” дигән темага бик кызыклы чыгыш ясады.
Уфа университетыннан килгән укытучыларның төп максаты – кунак булу түгел, ә югары уку йортына белемле, телне саклап калырга омтылучы абитурентларны барлау, аларны олы юлга әзерләгән укытучылар белән күрешү иде. Алар бу максатка иреште, дияргә мөмкин. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының яңа мөдире, доцент Альбина Хәлиуллина, доцентлар Илмира Зарипова һәм Зәбирә Кәримова Бүздәк районы мәктәпләреннән килгән укытучылар, укучылар белән ихлас аралашты, аларны кафедра тарихы, аның бүгенгесе һәм киләчәккә планнары белән таныштырды.
Университет укытучылары шәһәрдә генә түгел, авылларда да туган телдә аралашучы балаларның кими баруы, статистиканың сөендермәве турында сөйләп, укытучыларны татар филологлары сафларын бергә сакларга һәм үстерергә чакырды. Моның өчен университетның татар бүлегенә укырга район яшьләрен җибәрү кирәкләген ассызыкладылар.
Альбина Габит кызы “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” оешмасы исеменнән ветеран укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, аларны “Сез белмәгән Атнабай” китаплары белән бүләкләде. Милли оешма исеменнән мәктәпкә дә махсус бүләкләр тапшырды.
Кыскасы, югары уку йорты һәм мәктәп укытучылары арасында ике як өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле очрашу булды ул.
Айгөл РАМАЗАНОВА,
“Тулпар” журналының
махсус хәбәрчесе.