Агымдагы елның 14-17 февралендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Бәйгедә Русиянең 22 субъектыннан 8-11нче сыйныф укучылары – төбәк этаплары җиңүчеләре туган тел серләрен яхшы белүдә көч сынашты. Безнең республикадан төбәкара олимпиадада быел Уфада узган республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары, аларның остазлары катнашты.
Ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр татар теле һәм әдәбиятыннан ныклы белемнәрен исбатлады, иҗади бәйгедә сәнгатьле сөйләм осталыгын күрсәтте. Быел бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Шунысы сөенечле: укучыларыбыз Казанда да сынатмады, югары нәтиҗәләргә иреште. Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова (укытучысы — Зинфира Гаденән кызы Нурисламова) — җиңүче, калган укучылар призерлар исемлегенә керде. Эльзана иҗади бәйгедә дә зур осталык күрсәтеп, Гран-при иясе булды.
Республиканың Дүртөйле, Бүздәк, Бакалы, Балтач, Илеш, Куергазы, Миякә, Борай, Туймазы районнары һәм Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Бәләбәй шәһәрләре укучылары һәм укытучыларының активлыгын һәм тырышлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Катнашучылар Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булды, һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен карады, мәдәни чараларда катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен файдалы киңәшмәләр оештырылды.
Төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер исемен яулаучы кызлар һәм егетләрне, аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз!
Укучыларыбыз Халыкара олимпиадада да сынатмас, үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер тапкыр исбатлап кайтыр, дип ышанабыз!