Ул Халыкара туган телләр көненә, бөек татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды.
Инде унҗиденче тапкыр үткәрелгән конкурста республикабызның иң тәҗрибәле атказанган укытучылары, укытучы-остазлары, мәгариф алдынгылары булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әле үзләрендә укытучы һөнәрен сынап кына караучы студентлар белән күзгә-күз очраша. Бәйге студент-конкурсантлар өчен дә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә бик фәһемле. Чөнки беренчеләре бу чарада укытучы һөнәренең киңкырлы тормышына кереп, чирканчык ала, икенчеләре исә монда яшьләр алып килгән энергия, яңа нәтиҗәле һәм мавыктыргыч укыту алымнарын күрә, үз эш тәҗрибәләренә кертердәй яңа технологияләр белән таныша. Студентларның укытучылар белән һөнәри бәйләнеш мәйданчыгына кереп, мондый форматта аралаша алуын булдыру педагогик вузларның мөһим бер бурычы да булып тора.
Бәйге өч этаптан торды. Беренчесендә бәйгедә катнашучылар “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Ана теле-2025” төркеменә визиткаларын юллады. Аны теләгән һәркем карый алды. Икенче этабында конкурсантлар Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясендә һәм Уфа шәһәренең Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясендә ачык дәресләр күрсәтте. Ә инде өченче этапта конкурсантлар иҗади сәләтләрен күрсәтте.
Быелгы бәйгедә Уфа, Казан, Стәрлетамак, Бәләбәй, Кушнаренкодан 11 студент катнашты. Алар – Русиянең югары һәм урта махсус белем бирү уку йортларында белем алучылар.
Бәйгедә яшь укытучының төрле методик алымнар белән эш итә белүе, укучылар белән мөгамәләсе, уку материалын аңлата, балаларга җиткерә белү осталыгы, заманча технологияләрне куллануы, дәрестә үз-үзенең тотышы һәм башка күнекмәләр тикшерелде һәм бәяләнде.
Конкурсның тантаналы чарасын Акмулла университетының Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Халидә Галимова ачып, конкурсантларны, студентларны, укытучыларны сәламләде һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасы үткәргән әлеге конкурсның университетның брендлы чарасына әверелүен ассызыклады. Университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире вазыйфасын башкаручы Нурия Хәлиуллина конкурсантларга һәм аларны әзерләргә ярдәм итүче укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде. Бүләкләү тантанасы студентларның җыр-моң, биюләренә үрелеп барды. Ә инде Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиеваның җыр бүләге ямь өстенә ямь булды.
Быел конкурсның Гран-приена Казан Идел буе федераль университетының 4нче курс студенты Аделя Шакирова ия булса, югары уку йортлары арасында катнашучылардан беренче урын Казан Идел буе федераль университетының 4нче курс студенты Дилә Шәрәфетдиновага бирелде. Ә инде урта махсус белем бирү уку йортларында белем алучылар арасында Даян Мурзин исемендәге Кушнаренко күппрофилле һөнәри колледжының 3нче курс студенты Эльмира Гыйльданова беренче урынны яулады. Һәр катнашучыга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
- Бу мәртәбәле конкурста безнең уку йортыннан студентлар ел да катнаша һәм призлы урыннар да ала. Быел мин тагын үз көчемне сынап карарга булдым. Былтыр да катнашып, икенче урынны яулаган идем. Бу конкурсның туган телләрне саклауга, яклауга, үстерүгә керткән өлеше бик зур. Конкурска әзерләнгәндә күбрәк укыйсың, яңалыклар үзләштерәсең, төрле яктан белемеңне арттырасың һәм үз эшеңне югары дәрәҗәдә күрсәтергә тырышасың. Җиңүемә бик шатмын һәм укытучыларыма рәхмәтлемен. Әйткәндәй, мин Башкортстанның Борай районы кызымын, шуңа күрә туган ягымда узган конкурста катнашуым күңелемә якын. Башкортстанда татар телен, милли мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә күп көч салган шәхесләр, укытучылар булуы бик сөендерә, - диде конкурсның быелгы җиңүчесе Аделя Шакирова.
Киләчәктә ана теле сагында шушындый акыллы, белемле, креатив яшьләребез торса, һичшиксез, ул югалмас.
Фото: vk.com/bgpu