+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 февраль 2025, 05:55

Шәйморатовчылар бәйге тота

14-22 февральдә “Шәйморатовчыларның кышкы уеннары" уза.

Шәйморатовчылар бәйге тотаШәйморатовчылар бәйге тота
Шәйморатовчылар бәйге тота
14-22 февральдә Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Русия Федерациясе Герое, генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге кубокка “Шәйморатовчыларның кышкы уеннары"н оештыра. Уеннар ике этапта уза.
Беренче (сайлап алу) этабы дистанцион форматта 14-18 февральдә үтте дә инде. Катнашучыларга “Шәйморатов сыйныфы”н тәкъдир итүче видеоролик әзерләргә, шулай ук патриотизм темасына багышланган проект эшен тәкъдим итәргә кирәк иде. Яшь буенча биш категориядә җиңүчеләр уеннарның икенче этабына күчү мөмкинлеге алды.

“Шәйморатовчыларның кышкы уеннары”ның икенче (республика) этабы 22 февральдә узачак һәм квест форматында оештырылачак. Катнашучылар үзләренең белемен һәм осталыгын төрле юнәлешләрдә күрсәтә алачак: «Урыс теле», «Башкорт теле», «Русия тарихы», «Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте» һәм «Хәрби эш/ОБЗР».
Квест кысаларында катнашучыларга актив хезмәттәшлек итәргә, төрле мәсьәләләрне чишәргә, шулай ук командаларда эшләргә туры киләчәк. Бу шәхси сәләтне күрсәтү генә түгел, укучыларны уртак максатка ирешү өчен бергә тупланырга да өйрәтәчәк.

“Шәйморатовчыларның кышкы уеннары” ның абсолют җиңүчесенә Русия Федерациясе Герое, генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге күчмә Кубок тапшырылачак.

Республиканың “Шәйморатов сыйныфлары”нда 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең батырлыгы нигезендә ил тарихына хөрмәт, ватанпәрвәрлек һәм Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән системалы эш дәвам итә. Бу сыйныфларда уку процессы кирәкле рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга ярдәм итә һәм укучыларда актив гражданлык позициясен булдыруга юнәлтелгән.

Фото: Министерства образования и науки РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас