+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2025, 11:07

Технологияләр форумында төбәк җитештерүчеләре дә катнашачак

Химия тармагы, фәнни технологияләр һәм яңа материаллар турында "Булачак технологияләр форумы"нда катнашучылар фикер алышачак – ул 20 февральдә Мәскәүдә узачак. Форумда ил галимнәре һәм компанияләренең казанышлары тәкъдим ителәчәк. Дискуссияләр кысаларында катнашучылар продукция җитештерү һәм импортны алмаштыру, югары технологияле химияне үстерү, санлы материаллар белеме һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Технологияләр форумында төбәк җитештерүчеләре дә катнашачак
Технологияләр форумында төбәк җитештерүчеләре дә катнашачак

Чарада химия тармагы флагманнары - төбәк җитештерүчеләре дә катнашырга планлаштыра. Алар үзләренең иң яхшы тәҗрибәләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тыщенко сүзләренә караганда, форум бизнес-бергәлеккә, кызыксынган кешеләргә фән һәм технологияләр үсешендәге яңа юнәлешләр белән танышырга, аларны киләчәктә гамәлдә кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Бу республика үсеше өчен дә, Русиянең милли максатларын тормышка ашыруны тәэмин итү өчен дә аеруча мөһим.

Форум Русия Хөкүмәте ярдәмендә 2023 елдан алып үткәрелә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Технологияләр форумында төбәк җитештерүчеләре дә катнашачак
Технологияләр форумында төбәк җитештерүчеләре дә катнашачак
Технологияләр форумында төбәк җитештерүчеләре дә катнашачак
Автор: Денис Таваев
Читайте нас