Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Киләчәк технологияләре форумы кысаларындагы гамәли нәтиҗәгә юнәлтелгән очрашулар хаклы рәвештә зур абруй казанды.
"Бүген форум үз мәйданчыгына янә фәнни тикшеренү коллективларын һәм эшлекле даирә вәкилләрен, галимнәрне, экспертларны, перспективалы эшләнмәләр авторларын җыя. Традиция буенча, катнашучыларның игътибар үзәгендә — илнең технологик суверенитетын ныгыту, җитештерүгә алдынгы конструкторлык, техник, идарә итү карарларын кертү белән бәйле актуаль темалар», — диелә сәламләүдә.
Русия дәүләте башлыгы, яңа материалларга һәм химиягә багышланган быелгы форум югары дәрәҗәдә кызыксынучанлык һәм кооперация күрсәтер, конкрет башлангычларга, төбәкара һәм дәүләтара проектларга чыгарга мөмкинлек бирер, икътисадның стратегик тармакларында, энергетикада, медицинада, космик программаларда, башка фәнни юнәлешләрдә заманча, новаторлык чишелешләр эшләп чыгаруга хезмәт итәр, дип ышаныч белдерде.
Владимир Путин Киләчәк технологияләре форумында катнашучыларга нәтиҗәле аралашу һәм Русиянең фәнни-технологик суверенитетын һәм аның алдынгы гыйлем дөньясында лидерлык позицияләрен ныгытуга юнәлтелгән планнарның тормышка ашырылуын теләде.
Фото: РИА Новости