Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча республика, төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда бик теләп катнаша. Алар, ел саен матур нәтиҗәләр күрсәтеп, ана телен тирәнтен белүен бу бәйгеләрдә тагын бер тапкыр исбатлый. Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә узган Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиададан республика укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтеп, зур уңышлар яулап кайтты. Уфа шәһәре белем учаклары укучыларының җиңүчеләр һәм призерлар арасында булуы аеруча игътибарга лаек.
84нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Шакированың ике укучысы Казанда янә зур уңышка иреште. Мәртәбәле бәйгеләргә максатчан, тирән белемле, төпле фикерле, туган телне яхшы белүче кызлар һәм егетләрне әзерләүче укытучы нинди була? Нәкъ шундый остазларның серен белер өчен үз эшенә чын күңелдән бирелгән, көчле педагог Илмира Фәһим кызын бүген “Кызыл таң”га кунакка чакырдык.
– Илмира Фәһимовна, укытучы һөнәрен сайлау балачак хыялы идеме?
– Мин Татарстанның Азнакай районындагы бик күп күренекле шәхесләр чыгарган Туйкә мәктәбендә укыдым. Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Марсель Галиев, Татарстанның халык артисты, җырчы Равил Галиев укыган мәктәптә белем алуым белән дә горурланам. Гади колхозчы гаиләсендә тәрбия алсам да, мәктәпкә барганчы ук укырга өйрәнгән идем инде. Әти дә, әни дә укырга яраттылар, 15 төрле гәзит-журнал алдыра идек. Әти күбрәк урыс телендәге басмаларны укыса, әни миндә татарча китапларга кызыксыну уятты. Әни бик уңган хуҗабикә, оста тегүче дә иде. Миңа матур күлмәкләр тегеп, башлык, шарфлар бәйләп кидерде. Безнең кием юк, дип, бер дә аптырап утырган булмады.
Абый миннән өч ел алда укырга төште. Укыйсы килү теләгем шулкадәр көчле иде ки, аңа ияреп, мин дә мәктәпкә киттем. Ул чорда безнең урамда күпчелеге малайлар булды, бергә уйныйбыз, алардан һич калышмыйм, кайчагында уздырып та җибәрәм әле. Тиктормас, бөтерчек кызчык идем, нәкъ менә “кычыткан чыпчыгы” инде. Малайларны тезеп утыртам да, өйнең түр ягында торган шифоньерга акбур белән язып, дәрес бирәм.
Шуклык, кыюлык аркасында балалар бакчасына йөргәндә үк эләгә иде үземә. Бер вакыйга һич исемнән чыкмый. 5-6 яшьләр чамасы булгандыр, бакчада компот бирәләр, ә җимеш төшләрен безгә бирмиләр. Шуннан төркемдәге берничә дус сөйләштек тә, аш бүлмәсенең тәрәзәсеннән кереп, шул җимеш төшләрен рәхәтләнеп ашадык. Мондый батырлык җәзасыз калмады, әлбәттә, әни кычыткан белән суктырды. Без үскәндә тәртип бозсаң, тәрбия чыбыгы каты төшә иде. Үзсүзле, гарьчел идем, башкача балалар бакчасына аяк та басмадым.
Ә менә бөтерчек кебек тиктормас кызны мәктәп еллары үзенең мавыктыргыч тормышына бик тиз җәлеп итте. Безнең мәктәптә бик күп түгәрәкләр эшләде. Без барысына да өлгерә идек, җыр түгәрәгеннән чыгабыз, биюгә йөгерәбез. Мәктәп гөрләп торды, спорт залыннан кичкә таба куып дигәндәй кайтаралар, чөнки өлкәнрәк яшьтәгеләр волейбол уйнарга килә.
– Туган тел укытучысы булып китүегезгә кем этәргеч бирде?
– Мәктәп елларында китап укырга яратуым тагын да көчәйде, китап укудан ямь-тәм таба идем. Мәктәп китапханәсендәге барлык китапларны укып чыккач, авылныкына күчтек. Әгәр дәрес минем өчен кызыклы булмаса, укытучы кызыксындыра алмаса, кулга китап алам, бер тын эчендә аны укып чыга идем. Җәйге каникуллар вакытында дәреслекләрне алгач та, гуманитар фәннәрне яраткач, уку китабын, табигать белемен, тарихны алдан ук укып чыгам.
Башта миңа тарих дәресләре ошый иде. Бездә аны мәктәп директоры “Арсланов абый” укытты. Аңа авылда олысы-кечесе “Арсланов абый” дип эндәшә иде. Бик хөрмәтле, абруйлы, төпле фикерле, гадел педагог иде ул. Дәресләре кызыклы үтә, төрле мисаллар китереп, тормыш белән бәйләп сөйли. Аның чит илдән алып кайткан бик матур указкасы бар иде. Аны ул беркемгә дә ышанып тапшырмый. Дәрес барганда үзен чакырып алсалар, “Шакирова, такта янына чык!” – дип, кулыма указкасын тоттыра иде. Менә шулай Арсланов абыйның сыйныфташлар каршында минем абруйны күтәрүе әле дә хәтеремдә.
Бәлки, мәктәптә комсорг булуым да роль уйнагандыр. Безгә ул чакта укытучылар җаваплы эшләрне ышанып тапшырды. 8нче сыйныфта укыганда укучыларны Азнакайга укытучыларсыз гына комсомолга керергә алып китә идем.
Алга китеп, шуны әйтим: мин студент вакытта 5нче курста туган мәктәбемә практика үтәргә кайткач кына Арсланов абыйның тулы исеме Илтөзәр Шаһгали улы булуын белдем. Соңрак мәктәбебезгә аның исемен бирделәр. Кызганыч, хәзер мәктәп ябылган инде.
9нчы сыйныфка Азнакайга 100 елдан артык тарихы булган 1нче мәктәпкә укырга бардым. Бу белем учагында укый башлагач, урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен яраттым. Укытучыбыз Люция Абдулла кызы дәрестә әсәрдән өзек үткән саен мине чакырып ала да, китапханәдән шул китапны алып, әсәрне тулысынча укып чыгарга куша.
10нчы сыйныфта укыганда тарих укытучысы булу хыялы да йөрәгемдә урын алган иде. Алабуга шәһәрендә педагогия институтында тарих факультеты ачыла икән, дип тә ишетеп калдым. Мин бу тарихи шәһәрне бик ярата идем, студент елларын да нәкъ шунда уздырасым килде. Ул елда тарих факультеты ачылмады, мин документларымны институтның урыс-татар бүлегенә тапшырдым.
Югары уку йортында белем алу җиңел бирелде, югары стипендия алып укыдым. Мәктәпләрдә урыс теле укытучылары җитмәгәч, практика вакытында ук балалар укыттык. Шулай итеп студент елларыннан ук тәҗрибә тупладык һәм киләчәктә аның ярдәме сизелеп торды. Уку – бер, ә мәктәптә үзең эшләп карау күп нәрсәгә өйрәтә.
90нчы елларда беренче татар гимназияләре ачыла башлады. Анда укытучыларны эшкә конкурс буенча алалар иде. Шулай итеп, Азнакай татар гимназиясендә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли башладым. Шул ук вакытта урыс һәм татар теле дәресләре дә укыттым. Күпмедер вакыттан соң Актүбә эшчеләр поселогында татар гимназиясенә эшкә чакырдылар. Анда да директор урынбасары вазыйфасын башкардым, дәресләр дә алып бардым.
– Уфага Сезне нинди язмыш җилләре алып килде?
– Кияүгә чыгып, иремнең туган ягына, Уфага килеп яши башладык. Мин бер дә тик утырырга яратмыйм. Декрет ялында утырганда Шолохов исемендәге Мәскәү ачык дәүләт педагогия университетына читтән торып укырга кердем. Ул елларда логопед-дефектолог сыйныфлары ача башладылар. Бу белгечләргә ихтыяҗ аеруча зур булды. Биредә хезмәт юлымны 2002 елда Уфаның 155нче мәктәбендә логопед булып башладым. Күп тә үтмәде, татар балалары өчен төркем оештырырга куштылар. Татар телен өйрәнергә теләүче укучыларны җыеп укыта башладым. Тик барыбер татар телендә аралашу җитми, мәктәптә туган телдә сөйләшүче юк диярлек. Семинарларга җыелганда ана теле укытучылары белән рәхәтләнеп сөйләшәбез, тәҗрибә бүлешәбез, көлешә-көлешә чәй эчәбез.
Туган телле мохиттә эшләү теләге җиңде, күңел татар җанлы мөгаллимәләр янына тартылды. Бернигә карамыйча, 2007 елда 84нче Татар гимназиясенә эшкә күчтем. Хәзер 17 ел инде шушы гимназиядә хезмәт салам.
– Күпчелек ата-ана, балага ана телен өйрәтү урынына, чит телләрне белү отышлырак, дигән фикердә. Сезнең укучыларыгыз башкалардан аерыламы? Аларның әти-әниләре белән уртак тел табып буламы?
– Безнең гимназиягә Сипайлово бистәсендә яшәүче төрле милләт балалары килә. Алар арасында шәһәр мохитендә татар телен өйрәнергә теләүче укучылар шактый. Бу уңайдан уку йорты җитәкчелеге эшне дөрес оештырган. Сыйныфлар татар һәм урыс төркемнәренә бүленгән.
Гимназиядә эшләгән чорда әти-әниләрдән “татар теле безгә кирәкми” дигән сүзләрне ишеткәнем булмады. Әти-әниләр белән бергә киңәшләшеп эшлибез, кирәк булса, алар һәрвакыт ярдәмгә килә. Мин укыткан 5нче сыйныфта татар телен аңлаучы, кызыксынып, яратып укучы балалар күп. Алар безгә башлангыч сыйныфтан зур әзерлек белән килә. Башлангыч сыйныф укытучылары балалар белемле, тәрбияле булсын, туган телләрен белеп үссен өчен күп көч сала.
Ана телен, гореф-гадәтләрне белеп үсү, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Каникуллар вакытында картәти белән картәни тәрбиясендә булган балалар әллә каян аерылып тора. Укучыларымны бик яратам, алар бик ягымлы, кызыксынучан, күзләре янып тора. Туган телен яхшы белүче бала барлык яклап та сәләтле була, яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Мин моны үземнең төрле иҗади бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, җиңүгә ирешкән укучыларымнан да чыгып әйтә алам.
– Гадәттә, ана теле укытучысының сөйләм теле матур, дикциясе ачык була, ул дәресне җиңел, югары осталык белән аңлата. Сезнеңчә, татар теле укытучысына тагын нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
– Беренче укытучым Зөләйха апа күз алдыма килә. Изге күңелле, сөйкемле, тыныч мөгаллимәбез. Каршына йөгереп барып, дәфтәрләр салган сумкасын күтәреп бару безнең өчен зур горурлык иде...
Укытучы нинди булырга тиеш, дисәләр, “Арсланов абый кебек” димен. Ул – күпкырлы шәхес, гадел, таләпчән, абруйлы булды. Укытучының тышкы кыяфәте дә матур, киеме пөхтә, үзе әдәпле булырга тиеш. Тирән белемле, кызыксынучан, һәрвакыт үз өстендә эшләүче, яңалыкка омтылучы, тынгысыз педагог кына үз эшенең остасы була. Укытучы, беренче чиратта, үзе үрнәк булсын. Мин, мәсәлән, утырып дәрес аңлата алмыйм. Уртага басып, һәр укучымның күз карашын тоярга, күрергә тиешмен. Укытучы үз һөнәрен, балаларны яратырга, эшенә бирелгән булырга тиеш. Без шулай тәрбияләнгән.
– Укучыларыгызда туган телгә хөрмәт уяту өчен дәресләрегездә нинди инновацион алымнар кулланасыз? Төп дәүләт имтиханын сайлаучылар бармы?
– Туган телгә хөрмәт балалар сыйныфка саф татарча исәнләшеп керүдән үк башлана. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш, теманы аңлатканда гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын, мәдәниятен бәйләп, балалар аңларлык итеп сөйләргә тырышам.
Дәресләрдә төбәк компонентын куллануга зур урын бирәм, бу укучыларымның рухи байлыгын арттыра, туган җирне, аның халкын хөрмәт итәргә өйрәтә. Хәзер яшьләргә укыту өчен заманча мөмкинлекләр бар, теләк кенә булсын. Без сыналган тәҗрибә белән белем бирәбез. Чын укытучы дәреслек, акбур, такта белән дә дәресне кызыклы итеп аңлата, бала күңеленә җиткерә ала.
Әлбәттә, заманча алымнарны да кулланабыз. Электрон дәреслекләр, белем бирү сайтлары, төрле презентацияләр ярдәмгә килә. Олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнгәндә әсәрләрнең аудиоязмаларын тыңлыйбыз, телефон кушымталарын да файдаланабыз.
Ике ел элек 9нчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары тапшыруның яңа форматы кертелде. Беренче елда – өч, узган елда дүрт укучым татар теленнән имтихан тапшырды. Әзерлекне алдан ук башлыйбыз, һәр укучыга биремнәрне дә үзем төзим. Уку елы башында бик түбән балл җыйган укучым имтиханны “5”легә тапшырды. Калган укучыларым да уңышлы нәтиҗәләр күрсәттеләр, үзем дә канәгать булдым.
– Сезнең укучылар берничә ел рәттән татар теле буенча республика, төбәкара, Халыкара олимпиадаларда җиңүләр яулап, үзләренең төпле белемле булуын күрсәтте. Бу уңышлар артында үз эшенә ихлас бирелгән укытучының алсыз-ялсыз хезмәте ята бит!
– Укучыларым Уфа шәһәреннән беренчеләрдән булып татар теле буенча Халыкара һәм федераль олимпиадаларда катнаша башлады. Илназ Фазлетдинов, Энҗе Ямалетдинова, Ләйсән Фазлетдинова, Элина Әхмәтҗанова, Азалия Мортазина – болар төрле елларда республика, төбәкара, Халыкара олимпиадаларда зур уңышларга ирешкән укучыларымның берничәсе, андыйлар күп.
Олимпиадаларда һәр укучы үз теләге белән катнаша. Аларның һәркайсы тырыш, максатчан, уку алдынгысы. Татар телен белүче, күзләре янып торучы, кызыксынучан балалар белән 5нче сыйныфтан ук әзерлек башлыйбыз. Дәрестән тыш 1 сәгать вакыт бирелә. Декабрь аеннан апрельгә кадәр аз гына вакыт булса да, дәрестән калып та әзерләнәбез. Аларга әдәби әсәрләрне дәреслек буенча гына түгел, ә тулысынча укып чыгарга кирәк. Бу укучыларга башка фәннәр буенча да имтиханнарга әзерләнергә кирәк бит. Балаларын аңлаган әти-әниләр, максатчан укучыларым булганга күрә нәтиҗәләр дә сөенерлек, горурланырлык. Укучыларыма да, аларның әти-әниләренә дә рәхмәтлемен.
Эшемнең нәтиҗәсен күрү – минем өчен зур шатлык. Совет чорында белем алган укытучы буларак, безне нәкъ шулай өйрәткәннәр. Хезмәтемә күңел җылымны биреп, яратып башкарам. Дәрес минем өчен изге ул...
– Илмира Фәһимовна, кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезнең кебек туган тел өчен янып эшләүче остазлар, ана телен өйрәнергә теләүче балалар булганда телебез, һичшиксез, яшәячәк!
Динар Кәлимуллин фотосы.