+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 февраль 2025, 17:54

Башкортстанда 4 мәктәпне карантинга япканнар

Республикада куркыныч вирус котыра. Сак булыгыз!

Башкортстанда 4 мәктәпне карантинга япканнарБашкортстанда 4 мәктәпне карантинга япканнар
Башкортстанда 4 мәктәпне карантинга япканнар
Башкортстанда грипп аркасында 4 мәктәп һәм 1 балалар бакчасы карантинга ябылган, шулай ук утыз өч мәктәптә алтмыш алты сыйныф һәм уналты балалар бакчасында егерме биш төркем эшчәнлеге өлешчә туктатылган. Бу хакта төбәк Роспотребнадзорының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, соңгы атнада республикада респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны 7 процентка арткан. Узган атнада республикада 28 меңнән артык ОРВИ очрагы теркәлгән, шуның яртысы 14 яшькә кадәр балаларга туры килә.

Башка респиратор вируслар арасында грипп вируслары өлеше - 64,5 процент.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас