Яндекс үз сервисларына нейрочелтәрләрне кулланган башкорт сөйләмен синтезлау һәм танып белү технологиясен өстәгән. Ул тәрҗемә, эзләү һәм клавиатурада барлыкка килде. Бу инде Яндекс мондый технологияне кулланган Русия халыкларының өченче теле — узган елда компания аны татар һәм чуваш телләре өчен кулланган.
Яндекс нейрочелтәрләре ярдәмендә башкортлар туган телләрендә компания сервисларына сорауларны тавыш белән кертүне куллана алачак. Мәсәлән, башкорт сүзләрен әйтергә һәм аларны тәрҗемәдә яисә эзләүдә төрле телләргә тәрҗемә итәргә. Шулай ук тәрҗемәнең мобиль кушымтасында башкорт телендә диалог режимы барлыкка килде — бу тел йөртүчеләр белән бу телне белмәүчеләргә дә аралашырга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, бер кулланучы сорауларны кычкырып урысча әйтә ала, икенчесе башкортча җавап бирә ала, ә кушымта тиешле телләрдә тәрҗемә итәчәк һәм яңгыратачак. Ә клавиатурада башкортча тавыш кертү, мәсәлән, текстны кулдан бастырасы килмәгәндә яки моңа вакыт булмаганда кирәк булачак. Фразаны әйтү дә җитә, һәм сервис аны шундук текстка әйләндерә.
Кеше туган телен өйрәнергә омтылсын өчен шартлар, яхшы методик һәм техник программалар һәм, иң мөһиме, җәмгыятьтә мәдәнилек тудырырга кирәк.
"Без туган телдә сөйләшергә оялмыйк һәм шул ук вакытта бер - беребезне һәм республикабызда гына да йөзләгән телдә сөйләшүче кешеләрне һәрвакыт хөрмәт итик", — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Яндекс Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Русия халыклары йорты һәм Русия төбәк тел институтлары белән берлектә Русия халыклары телләрен интеграцияләү проектын үстерә.