+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 февраль 2025, 19:20

«Берлога» платформасы ил буйлап тарала

Премьер-министр Андрей Назаров Мәскәүдә «Берлога» киберфизик платформасы конференциясендә катнашты.

«Берлога» платформасы ил буйлап тарала
«Берлога» платформасы ил буйлап тарала

Мәскәүдә узучы II Бөтенрусия конференциясендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева балаларны технологияләр дөньясына мобиль уеннар аша җәлеп итү проекты турында фикер алыштылар. Әлеге проект Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ), Башкортстан Хөкүмәте, «Платформа НТИ» белән берлектә Русия Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко проектның 21 төбәкне колачлавын һәм Башкортстанның аның пионеры булуын ассызыклады. «Берлога» уенын 320 мең тапкыр телефонга куйганнар, ә проектны Президент Владимир Путин да хуплаган.

Светлана Чупшева «Берлога» платформасының 2023 елда тәкъдим ителүен искә төшереп, аның мәктәп укучыларын программалаштыру һәм технологияләргә тарту өчен көчле инструмент булуын билгеләп үтте.

Андрей Назаров Башкортстанның инновацияләр өлкәсендә һәрвакыт лидер булуын әйтеп, проект кысаларында 7 меңнән артык укучы катнашуын, 103 технологик "түгәрәк" эшләвен билгеләде. Шулай ук проектның Русия төбәкләрендә киңәюен, Кытай, Вьетнам, Беларусь һәм Казахстан тарафыннан да кызыксыну уятуын әйтте.

Агымдагы елда «Берлога» платформасы кысаларында педагогларны укыту, мобиль уеннарны үстерү һәм яшь киберфизиклар өчен турнирлар уздыру дәвам ителәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас