Кичә, 25 февральдә, Уфада “Башкортстанның ел укытучысы” республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара һөнәри осталык конкурслары старт алды. Республика Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ике һөнәри конкурста төрле фәннәрдән 203 укытучы катнаша.
“Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсы 35нче тапкыр үткәрелә. Быел конкурсның структурасы сизелерлек үзгәргән: анда катнашу өчен, укытыла торган фәнгә һәм стажга карамастан, республика муниципалитетларыннан педагоглар чакырылган. Конкурс кысаларында “Туган тел һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсын үткәрү аерым юнәлеш булып тора.
“Башкортстанның ел укытучысы” конкурсына 148 гариза бирелгән, шуларның 23е “Туган тел һәм әдәбияты укытучысы” конкурсында катнаша (3 кеше – башкорт теле, 2 кеше – урыс теле, 3 кеше – мари теле, 9 кеше – татар теле, 2 кеше – удмурт теле, 4 кеше – чуваш теле).
“Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсы быел 30нчы тапкыр узачак. Төбәкара конкурста 55 башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, шул исәптән 2се Чиләбе өлкәсеннән, 2се һөнәри белем бирү оешмаларының башкорт теле укытучысы, катнаша.
Конкурста катнашу өчен түбәндәге фәннәр укытучылары гариза биргән: урыс теле һәм әдәбияты – 22 кеше, инглиз теле – 21 кеше, тарих һәм җәмгыять белеме – 8 кеше, башлангыч сыйныфлар – 31 кеше, математика – 13 кеше, физика – 3 кеше, информатика – 3 кеше, биология һәм химия – 6 кеше, география – 7 кеше, физкультура – 5 кеше, Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре — 3 кеше, “музыка”, “изо”, “технология” фәннәре буенча - 1әр кеше.
26 февральдән 12 мартка кадәр конкурсантларга дәрес бирүдән алып министр белән сөйләшүгә кадәр төрле конкурс сынауларында үзләрен күрсәтергә туры киләчәк.
Әлеге һәм башка һөнәри осталык конкурсларына нәтиҗә ясау агымдагы елның 14 мартында “Торатау” Конгресс-холлында уздырылачак.
Фото: irorb.ru