Вузара кампуста үткән "Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе" форумында укучылар Русия студент отрядлары вәкилләре белән очрашты һәм җәен ничек акча эшләү, һөнәри тәҗрибә алу һәм кызыклы кешеләр белән танышу турында күп нәрсә белде.
Очрашуга 14-17 яшьлек укучылар җыелды. Чарада Русия студент отрядларында (РСО) эшләү мөмкинлеге турында сүз барды. Бу очракта "студентлар" сүзенә игътибар юнәлтергә кирәкми, чөнки хәзер РСО составында мәктәп укучыларына да 14 яшьтән шушы хәрәкәткә кушылырга мөмкинлек бирүче "Үсмерләр хезмәт отрядлары" бар.
Чараны алып баручы, студент отрядлары җитәкчесе урынбасары Иван Шатов әйтүенчә, һәр җәй Русия төбәкләреннән 200 меңнән артык үсмер төрле эшчәнлек өлкәләрендә үзен сынап карый. 2023 елда студент отрядларында катнашучылар Башкортстанга 450 миллион сумнан күбрәк акча китерде.
Отрядта эшләү – акча эшләү ысулы гына түгел, ә яңа күнекмәләр алу, дуслар табу һәм һөнәр сайлау мөмкинлеге дә. Безнең төбәктә хәзер 112 отрядка берләшкән 5 368 катнашучы исәпләнә.
Моннан тыш, студент отрядлары ярдәмендә бушлай эшче һөнәргә ия булырга мөмкин. Мәсәлән, булачак вожатыйлар махсус курслар үтә һәм дәүләт үрнәгендәге сертификатлар ала. Төзүчеләр хезмәт базарына квалификация белән чыга, бу аларның уңышлы эшкә урнашу мөмкинлеген арттыра.
Укытуны төбәк вузлары алып бара, һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе аттестат кына түгел, өстәмә һөнәри документ та ала.
Фото: bashgazet.ru