+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2025, 10:17

Уфада «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» тармак форумы үтте

Республика Хөкүмәте вице-премьеры Рөстәм Газизов ассызыклавынча, Башкортстан - илнең төзелеш тармагында лидер төбәкләрнең берсе.

Уфада «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» тармак форумы үтте
Уфада «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» тармак форумы үтте

Уфада вузара кампус мәйданчыгында узган «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» төп тармак форумы 500дән артык мәктәп укучысын һәм республиканың профильле уку йортлары студентларын җыйды.

Яшьләр төзелеш форумы «УралСтройИндустрия» форумы кысаларында 20-21 февральдә узды. Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлюк фикеренчә, заман таләпләренә дөрес яраклаша белү бүген бик мөһим.

Форум программасына төрле белем бирү чаралары кертелгән иде. Катнашучылар өчен "түгәрәк өстәл"ләр, эшлекле уеннар, осталык дәресләре, вакансияләр ярминкәсе, төзелеш викторинасы узды. Студентлар лифт җиһазлары һәм эчке инженерлык челтәрләре булган күпфатирлы агач йорт җыя алды. Катнашучылар вакансияләр һәм стажировкалар ярминкәсендә булды. Форум нәтиҗәләре буенча 10 студент производство практикасына һәм стажировкага сертификатлар алды.

Фото: resbash.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас