+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2025, 12:20

Яшь талантларны иҗади конкурс көтә

Уфада 10 февральдән 30 июньгә кадәр “Талантлар йолдызлыгы” конкурсы үткәрелә.

Яшь талантларны иҗади конкурс көтә
Яшь талантларны иҗади конкурс көтә
Бәйгедә катнашырга сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шул исәптән опекада торучыларны; СВОда катнашучыларның балаларын; 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләрдәге кызлар һәм малайларны чакырылар.

Конкурста 5 яшьтән 18 яшькә кадәр (сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр 21 яшькә кадәр) балалар катнаша ала.

Конкурс тугыз номинациядә уздырыла:
1. Вокаль башкару.
2. Музыка-башкару сәнгате.
3. Бию сәнгате.
4. Ишарә белән җырлау.
5. Оригиналь жанр (шул исәптән цирк номерлары һ. б.)
6. Сәнгатьле уку һәм автор башкаруында уку.
7. Өлкәннәр + бала.
8. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала өчен кием дизайны һәм әзерләү.
9. Мәгариф һәм фән.

Гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә. Төп конкурс — майда, гала-концерт июньдә узачак.

Фото: сообщество конкурса «Созвездие талантов» «ВКонтакте».


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас