Республиканың төрле почмакларыннан җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучыларын Уфа университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рафаэль Газизов сәламләде. Ул чарада катнашучыларны институт һәм биредә белем алу юнәлешләре белән якыннанрак таныштырды. Шунда ук татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы эшчәнлегенә югары бәя биреп, аны “Институттагы иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң тырыш һәм өлгер кафедра” дип атады.
Чарага Русиянең Дәүләт думасы депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” Советы рәисе Римма Үтәшева да чакырылган иде.
– Гомер бирүдән кала, туган тел – кешегә әти-әнисе тарафыннан бүләк ителгән иң зур байлык. Туган телне белү кирәк, дип әйтү генә дөрес түгел. Тел – кешене кеше итә, милләтле, дәүләтле итә торган иң мөһим ресурсларның берсе. Республикабызда 100дән артык милләт вәкилләре яши һәм аларның һәрберсенең үз туган теле бар. Без моның белән горурланып яшибез, бер-беребезнең бәйрәмнәрен, әһәмиятле көннәрен бергәләп үткәрергә тырышабыз, – диде Римма Әмир кызы.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов та сәламләде.
– Глобализация шартларында татар үз урынын табарга тиеш, югалып калырга ярамый. Һәр көн саен дөньяда бер тел юкка чыга. Мондый коточкыч хәлне булдырмаска кирәк. Бу эштә укытучыларның әһәмияте бик зур. Милләт киләчәге өчен сез көн дә көрәш алып барасыз, – диде Илсур Фәнил улы.
Тәбрикләү сүзләре белән Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева чыгыш ясап, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илмира Зарипованы “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы” күкрәк билгесе белән бүләкләде.
Чара кысаларында кафедра алып барган “Тел һәм мәдәниятара коммуникация” программасы буенча магистратура тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Халыкара туган телләр көнендә туган тел белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсенә ия бу-
лу – кичәге студентларга горурланыр өчен зур сәбәп.
Укытучылардан тыш, ел буе Уфа университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган чараларда актив катнашып, җиңүләр яулаган мәктәп укучылары да чарага кунакка килгән иде. Кафедра мөдире Альбина Хәлиуллина аларның һәркайсына дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тәбрикләү өлеше тәмамлангач, укытучылар җиң сызганып эшкә тотынды. “Түгәрәк өстәл”не семинарның төп оештыручысы, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Лилия Сәгыйдуллина алып барды. Семинар бер тында узды, чыгыш ясаучылар кызыклы дәрес методикалары белән таныштырды.
Аерым алганда, укытучылар Глүзә Камаева, Рәзинә Нуриәхмәтова, Заһидә Камалова, Римма Галиева, Галия Корбанова, Айгөл Ахунова үз эшчәнлекләрендәге яңа алымнары белән уртаклашты.
Күңелдәген уртага салып сөйләшү файдалы булды. Бу чарада катнашкан һәр укытучы үзе белән киләсе көнгә өмет, бүгенге көндә таяныр кешеләре барлыгына инанып, ялкынлы йөрәк белән кайтып китте.
Айгөл РАМАЗАНОВА,
“Тулпар” журналы хәбәрчесе.