4 март көнне Уфада «Школа 21» IT-мәктәбе эшли башлау уңаеннан матбугат конференциясе узачак. Чара 14:00 сәгатьтә башлана.
Конференциядә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Саклык банкының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Азамат Салихов һәм «Школа 21» директоры Александр Федяков катнашачак. Алар проект турында сөйләячәк, аның төбәк өчен әһәмиятен аңлатачак һәм журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Чара вузара кампуста (Заки Валиди ур., 32/2, 7нче кат) узачак.
Фото: pravitelstvorb.ru