Шунысы да бар: уку йортын тәмамлаучылар эшкә ел дәвамында урнашырга тиеш. Әгәр бу таләпне үтәмәсә, яшь белгечкә аны укытуга тотынылган бюджет акчасын икеләтә күләмдә кайтарырга туры киләчәк.
Әлбәттә, законга әлеге өстәмәләр кертелүнең уңай яклары бар. Дәүләт акчасына югары белем алучы үз һөнәре буенча эшләргә, укуын дәүләткә хезмәте белән кайтарырга тиеш.