+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 март 2025, 14:50

Бөредә быел 11 мәктәп яңартыла

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы мәктәпләрнең капиталь ремонтын контрольдә тотуны дәвам итә.

Бөредә быел 11 мәктәп яңартылаБөредә быел 11 мәктәп яңартыла
Бөредә быел 11 мәктәп яңартыла
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы мәктәп мәгариф системасын яңарту программасының ата-аналар җәмәгатьчелеге мониторингын дәвам итә.

Палата рәисе урынбасары Лида Исаргакова Бөре районының 4 мәктәбендә булды. Визит барышында ул гомуми белем бирү учреждениеләре, мәгариф идарәсе, подрядчылар, ата-аналар вәкилләре белән аралашты. Эш сәфәренең максаты — төзелеш эшләренең барышын иҗтимагый контрольдә тоту.

Бөре районы буенча бу программага барлыгы 11 белем бирү оешмасы кергән. Бүген бу оешмаларның әзерлек проценты 55-98 процент тәшкил итә. Һәм подрядчылар беренче сентябрьгә бу мәктәпләр үз укучылары өчен ишекләрен ачачак, дип ышандыра.

Бу мәктәпләрнең һәрберсендә ата-аналар контроле актив һәм даими эшли, ул ай саен объектларга йөри, планлаштырылган ремонт эшләренең ничек һәм вакытында башкарылуын карый. Ата-аналар мебель һәм бизәкләү материалларын, төсләрен сайлый, подрядчылар белән актив хезмәттәшлек итә.

"Җәмәгать контроле буенча эш бик актив, конструктив төзелгән, хәзер әлеге мәгариф оешмаларының ачылуын көтәбез", — ди Лида Исаргакова.

Фото: Башкортстанның Иҗтимагый палатасы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас