– Без икътисадның, гомумән республикабызның үсешен фән казанышлары белән тирәнтенрәк кооперациягә бәйлибез, дип берничә тапкыр әйттек һәм шул юл белән барабыз, – диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. – Һәм безгә шуның өчен җавап бирәчәк мөстәкыйль орган кирәк. Эш күләме бик зур. 15 мартта безнең югары уку йортларының “Приоритет 2030”га өч гаризасын яклау булачак. Бу – фәнни тикшеренүләр үсешенә этәргеч бирүче яхшы федераль финанслау. Кампусның икенче чираты – төзелү стадиясендә, фән казанышларын туплау, аларны җитештерүгә һәм бизнеска кертү үзәге булган Евразия НОЦы актив эшли.
Фән һәм югары белем бирү буенча республика дәүләт комитетын төзү төбәкнең фәнни-мәгариф потенциалын ныгыту буенча системалы эшнең логик дәвамы булып тора. Эшчәнлекнең өстенлеге — стипендия программалары, грант конкурслары аша яшь галимнәргә ярдәм итү һәм заманча кампуслар булдыру. “Приоритет-2030” кебек федераль проектларга интеграцияләү бюджеттан тыш финанслар җәлеп итү һәм төбәкара дәрәҗәдәге тикшеренү коллаборацияләрен формалаштыру мөмкинлеге бирә. Икътисадның реаль секторы белән кооперация төп роль уйный: комитет югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм сәнәгать предприятиеләре арасында өч яклы килешүләр төзү өчен платформа булачак. Бу Башкортстан икътисадының драйверларын — нефть химиясе, аграр һәм IТ-секторга инновацияләр кертүне тизләтәчәк. Шулай ук, реформа импортны алмаштырудан алып, технологик суверенитетка кадәр заман таләпләренә комплекслы якын килүне чагылдыра. Фәнне үстерү аша төбәк Идел буе федераль округында интеллектуаль лидерлыкны саклап калырга гына түгел, ә илебезнең талантлы тикшеренүчеләрен җәлеп итү үзәгенә әверелергә тиеш.
Бу җәһәттән Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов Башкортстанның яңа Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты эшенең мөһим юнәлешләрен атады:
– Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты эшенең мөһим юнәлеше республиканың эре федераль фәнни-мәгариф грантларында һәм проектларында катнашуы булачак, — дип билгеләп үтте Камил Нурулла улы. – Мондый дәүләт органын төзү – республика һәм аның фәнни җәмәгатьчелеге алдына куелган бурычларның әһәмиятенә һәм инде башланган проектларны үстерү зарурлыгына бәйле бик вакытлы карар. Яңа дәүләт комитеты республиканың фән тармагындагы барлык оешмаларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, Башкортстан Республикасын фәнни-технологик үстерү программасын уңышлы гамәлгә ашыру белән расланачак.
Комитет югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм сәнәгать предприятиеләре арасында өч яклы килешүләр төзү өчен платформа булачак. Бу Башкортстан икътисадының драйверларын — нефть химиясе, аграр һәм IТ-секторга инновацияләр кертүне тизләтәчәк.
Гөлия Гәрәева.