+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 март , 14:55

Уфада - «Русиянең 17 кыйммәте" медиаэстафетасы

Югары уку йортлары студентлары кампусы резиденты базасында «Русиянең 17 кыйммәте" медиаэстафетасы узачак.

Уфада - «Русиянең 17 кыйммәте" медиаэстафетасы
Уфада - «Русиянең 17 кыйммәте" медиаэстафетасы

Уфа университеты 20-21 мартта «Русиянең 17 кыйммәте» медиаэстафетасы узачак өченче мәйданчык булачак.
Бу кыйммәтләр Русия Президентының 2022 елның ноябрендә чыгарылган указында беркетелгән. Шул исәптән, алар - тормыш, абруй, кеше хокуклары һәм ирекләре, ватанпәрвәрлек, Ватанга хезмәт итү, ныклы гаилә, тарихи хәтер һәм буыннар бәйләнеше, Русия халыклары бердәмлеге һ. б.

Уфа медиафорумының фикер алышу үзәгендә «Югары әхлакый идеаллар" булачак. Анда катнашучылар (студентларның киңкүләм мәгълүмат чаралары) яшьләр өчен кирәкле контент аша тематик роликлар яисә плакатлар булдырачак һәм аларны социаль челтәрләрдә урнаштырачак.

Медиа эстафета программасына панель дискуссия, ачык диалоглар, интерактив уеннар, остаханәләр, Уфаның тарихи үзәге буйлап экскурсия, музейларга бару, командаларның остазлар белән эшләве керә. Чараның модераторлары һәм спикерлары булып министрлыклар, ведомстволар һәм югары уку йортлары вәкилләре, медиаиндустрия өлкәсендә белгечләр, танылган журналистлар чыгыш ясаячак. Барлык катнашучы командалардан икесе Санкт-Петербург форумы нәтиҗәләре буенча үз номинацияләрендә иң яхшылар дип танылачак.

Ике көнлек чара эстафетаны Төньяк Кавказ федераль университетына тапшыру тантанасы һәм Башкортстан студентлар медиаүзәкләре җитәкчеләрен һәм «Югары әхлакый идеаллар» медиафорумы активистларын бүләкләү белән тәмамланачак.

Фото: https://pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: