+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 март 2025, 17:00

Һәр укытучының үз иҗат тәҗрибәсе булсын!

Абруйлы мөгаллим Нигъмәтулла Ваһапов шундый фикердә.

Һәр укытучының үз иҗат тәҗрибәсе булсын!
Һәр укытучының үз иҗат тәҗрибәсе булсын!
Аны “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр. Йорт китапханәсе киштә-киштә борынгы кулъязмалардан, басмалардан алып бүгенге яңа китапларга кадәр тыгызлап тутырылган, өстәлендә язу-сызулы кәгазьләр, күңелендә халкына, теленә бихисап сөю, ихтирам... Сүз Башкортстанның атказанган укытучысы, гомерен туган телне, халкының тарихын, мәдәниятен үстерүгә багышлаган, шушы көннәрдә үзенең 80 яшен билгеләүче Нигъмәтулла Хәмидулла улы Ваһапов турында.
Сүзне гомере буе тынгысыз хезмәттә булган Укытучының үзенә бирик.

Укытучы булу теләгем зур иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Мин, 1973 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлеген тәмамлап, өч ел эшләү шарты белән, кулыма юллама тотып, Татарстанның Алексеевск районы Иске Татар Адәм Суы авылына килдем.
Зур гына татар авылы булып, 500дән артык бала ике сменада белем ала. Мәктәп директоры Елизавета Яковлева (керәшен татары) бик матур каршы алып, коллектив белән таныштырды. Тарих һәм җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты, география фәннәреннән укытачагымны күрсәтеп, белдерүләр тактасына директорның боерыгы эленгән. Минем атнага 32 сәгать укытачагым, 9нчыларда сыйныф җитәкчесе булачагым да язылган.
Беренче сентябрьне көтеп алдым. Бәйрәм тантанасы тәмамлану белән дәресләр дә башланып китте. Беренче дәресем 10нчы сыйныфларга Шәриф Камалның тормыш юлын һәм башлангыч чор иҗатын аңлату иде.
Дәресемә директор үзе керде. Кул астымда күргәзмә әсбаплардан
Ш. Камалның революциягә кадәр язышкан “Шура” журналлары, “Вакыт” гәзитләре һәм аның 1914 елда басылып чыккан “Акчарлаклар” әсәре, башка материаллар. Укучыларыма төрле сораулар биреп, аларга төрле юллар белән җаваплар алып, бөтен сыйныф белән эшләп, аларга бай мәгълүмат бирүгә ирешә алдым.
Укытучыда артистлык сәләте дә булырга тиеш. Студент чакта “Нур” концерт төркеме төзеп, җәйге айларда авылларда концерт куеп йөрүнең дә файдасы тиде. Язучының “Акчарлаклар” әсәрен­дәге “Мин сине көтәрмен” бүлегеннән Газизәнең Гарифны озату күренешен сөйләү укучыларга аеруча нык тәэсир итте.
Директор, дәресне бик нык ошатып, ике көннән соң укытучылар өчен “Яңа уку шартларында проблемалы укыту алымнары һәм аның өстенлекләре” темасына семинар үткәртте.
Бу академик М. И. Мәхмүтовның “Проблемалы укыту һәм аның үзенчәлекләре” дип аталган хезмәтенең ил буенча тарала гына башлаган, укытучылар арасында үзенә күрә яңарыш күренеше булган чор иде.
Үзем укыткан фәннәр буенча ярты ел эчендә күп кенә ачык дәресләр бирдем. Студент елларымда тел-әдәбият, тарих, педагогика, мәдәният тарихы буенча җыйган материаллар да ярдәм итте.
Вакытында мин бик тынгысыз һәм эзләнүчән студент идем. Беренче курстан алып Казанның Иске һәм Яңа бистәсендә яшәүче әби-бабайлардан
Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, Г. Ибра­һимов, Г. Исхакый, Дәрдмәнд белән аралашкан, аларны күреп белгән замандашларыннан бик күп материаллар язып адым. Бу язучыларның революциягә кадәр басылып чыккан китапларын, ХХ йөз башы гәзит-журналларын да мөмкин кадәр җыярга тырыштым, бай архив тупладым. Бу чорда исемен телгә дә алырга ярамаган Г. Исхакыйның барлык әсәрләрен дә укып чыккан идем инде.
Юллама буенча өч ел мәҗбүри эшләргә тиеш булсам да, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы мине үзенә эшкә чакыртып алды, аспирантурага тәкъдим итте. Фәнни экспедицияләргә чыга башладым. Кыска гына вакыт эчендә “Йосыф вә Зөләйха”, “Җөмҗөмә солтан”, “Кыйссаи Әхтәм” һәм башка әсәрләрнең борынгы кулъязмаларын, сирәк очрый торган басма китапларны табып, гыйльми үзәккә тапшырдым.
Тормышның үз агымы бар: ул син теләгәнчә генә бармый шул. Көтмәгәндә генә 80 яшьне узган әтием кинәт авырып китеп, туган ягыма, Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылына чакыртып алды. Яшьлегемнең гүзәл бер чоры узган Казанны, фәнни үзәкне, бергә эшләгән дусларны калдырып, канатым сынган кош халәтендә кайтып китәргә туры килде.
Күгәрчендә төпләнеп укыта башладым. Мәктәбебездә миннән башка ике татар теле укытучысы да булганлыктан, яшь укытучы икәнлегемне дә исәпкә алып, миңа тел-әдәбият һәм геогра­фиядән 12 сәгать биреп, калганына озайтылган көн төркемендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Күндем. Кая барасың?
Мәктәптә методик берләшмә эше дә, үз тәҗрибәң белән уртаклашырга, башкалар тәҗрибәсен дә үзеңә алырга мөмкинлек юк иде. Аптырагач, район мәгариф бүлегенә барып, башкорт теле һәм әдәбияты методик берләшмәсенә теркәүләрен сорап, район мәгариф бүлеге мөдире Хәсән Барлыбай улы Мәҗитовка кердем. Ул бу тәкъдимемне ошатып: “Проблемалы укыту мәсьәләсе Татарстанда башланып киткән иде, үзләштереп кайткансыңдыр, укытуыңда уңышлар телим”, – дип, мине канатландырып җибәрде.
Гадәттә, һәр яңалык баштагы чорда зур авырлык белән үтеп керә. Безнең мәктәптә дә шулайрак булды. Район күләмендә ачык дәресләр биреп таныла башласам да, игътибар итүче булмады. Педагогика, психология, методика буенча үземнең иҗади эзләнүләремне, иҗади эшемне дәвам иттем. Укытуның әледән-әле яңа алымнарын үзлегемнән өйрәндем.
Район мәгариф бүлеге мөдире Чулпан Гайсинга, район мәгариф бер­ләшмәсе җитәкчесе Равил Исхаковка, Алик Сәиткуловка рәхмәтлемен. Алар минем иҗади эзләнүләремне күреп алды, алга таба иҗади эшемә юл ачты. Тәҗрибәле башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә төбәкнең методик берләшмәсен төзеп, үзара тәҗрибәләр белән уртаклаштык, әледән-әле ачык дәресләр үткәрә башладык.
1990нчы еллар. Республикабызда милли һәм дини оешмаларның да активлашкан чоры. Педагоглар алдына гуманитар фәннәр буенча милли һәм дини мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен заманга бәйле рәвештә укучыларга ничек җиткерергә дигән сорау килеп басты. Республика күлә­мендә һәр фән буенча конкурслар игълан ителде.
“Милли һәм дини мәдәниятләрнең тәрбия процессындагы үзенчәлекләре” темасына реферат язып конкурска юлладым.
Конкурсның I турын республика буенча 11 кеше үтеп, финалга чыктык. Темага бәйле рәвештә, педагогика, психология, дин тарихы буенча күргәзмә дә оештырган идем. Үз рефератымны фәнни яктан төрле чыганаклар белән раслап исбатладым. Гуманитар фәннәр буенча беренчелеккә чыктым. Рефератым СССР күләмендәге педагогик укуларга тәкъдим ителде.
Үз укыту тәҗрибәм белән уртаклашып, кырык елга якын укыту дәверендә республикада һәм аннан читтә 38 фәнни-гамәли конференциядә чыгышлар ясарга туры килде.
1991 елда Татарстанда узган I Мәгариф корылтаена чакыру алдым. Педагогика, тарих, мәдәниятебез тарихына бәйле меңгә якын экспонат алып бардым, фәнни күргәзмәгә бәйле чыгышлар ясадым. Мәгариф министрлыгы, иҗади тәҗрибәмне өйрәнеп, 1987 елда “Укытучы-методист” исемен бирсә, 1994 елда “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булдым.
2002 елда Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән урындагы материаллар нигезендә дәреслек төзергә җәлеп ителдем. Күренекле галим Илшат Насыйпов белән берлектә 9нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеген төзеп бас­тырдык. Инде 20 елдан артык республика укучылары бу дәреслектән төпле белем ала.
Соңгы елларда киң таралыш тапкан инновацион укыту һәм аның өстен­лекләрен күрсәтүгә бәйле ачык дәресләр дә үткәреп, заманча дәрес үрнәкләрен бирергә дә туры килде.
2005-06 елларда Президент Владимир Путин карары белән Русиянең иң яхшы укытучыларын билгеләү максатында ил күләмендә конкурс игълан ителгән иде. Инде хаклы ялга чыгу яшендә булуга карамастан, Күгәрчен район хакимияте башлыгы Рәмил Гыйният улы Мәҗитов һәм мәгариф бүлеге тәкъдиме белән бу конкурста катнашып, Грантка лаек булдым һәм акчалата премия белән бүләкләндем.
Лаеклы ялда булуга карамастан, эзләнүләрне, иҗади эшне әле дә дәвам итәм. Студент чорыннан алып бөртекләп җыйган материаллар нигезендә 2014 елда Күгәрчен авылы тарихын монографик планда язып, китап итеп чыгардым. 2023 елда буыннар бәйләнеше, рух ныклыгы, нәсел җепләре киләчәккә илтсен өчен бик күп кулъязмаларны, документлар, фотоларны туплаган “Ваһап. Үткәне. Бүгенгесе. Киләчәккә юл...” китабын филология фәннәре кандидаты, кызым Ләйсән Галимова (Ваһапова) белән авторлыкта чыгардык. Күптән түгел “Күгәрчен малайлары” хикәяләр китабым басылып чыкты.
Әйе, һәр укытучының үз иҗат тәҗрибәсе — иҗади лабораториясе булырга тиеш. Һәр укытучы үз мөмкин­легеннән чыгып, һәрдаим эзләнеп, өзлексез белемен камилләштереп, иҗат лабораториясенең офыкларын киңәйтә барганда гына уңышка ирешә ала.
Бүгенге казанышларым, ил күләмендә таралган бихисап рәхмәтле укучыларым студент елларыннан килгән тырыш­лыгымның бушка китмәгәнлегенә бер дәлил булып тора. Укытучы һәрвакыт эзләнүдә булырга, яңалыкка омтылучы яшь буынга юл ачарга ярдәм итәргә дә тиеш. Шул уңайдан, студент елларында туплаган материалларым белән күпләргә фән тавына үрләргә булышлык итә алдым: галимнәр алардан файдаланып диссертацияләр язса, студентлар диплом эшләре язды. Әле дә мөрәҗәгать итүләре укытучы эшенең һәр заманда да актуаль булуына бер дәлил булып тора.
Шулай, студент елларында ук татарның күренекле шәхесләреннән беренче татар хатын-кыз артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Риза Фәхретдиновның кызы Әсма апа Шәрәф, Һади Максудиның кызы Фатыйма апа белән очрашулар, истәлекләр язып алу, архивлары белән танышу, нәкъ киләчәктәге эзләнүләр, яңа табышларга таба бер юл булгандыр.
Тупланган материаллар әйләнештә булганда гына милләткә файда китерә. Әнә шул максаттан чыгып, әле дә иҗади эштәмен, чөнки мин — укытучы.

Нигъмәтулла ВАҺАПОВ.
Күгәрчен районы,
Күгәрчен авылы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас