Бүген башкаланың “Торатау” Конгресс-холлында “Башкортстанның ел укытучысы” республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсларына йомгак ясалды. Конкурсны ябу тантанасында “Башкортстанның ел укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Туган тел һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Башкортстанның мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ел педагогы”, “Укыту һәм тәрбия туган телдә алып барылган мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ел педагогы” һәм “Русиянең укытучы-дефектологы” конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде. Шулай ук, тантанада “Соты” IV республика педагогик марафоны җиңүчеләренең исемнәре игълан ителде.
Быел да бәйгегә республиканың төрле районнарыннан муниципаль этапта җиңү яулаган 150гә якын педагог килгән иде. Алар берничә этаптан торган конкурста дәрес үрнәкләре, сыйныф сәгатьләре күрсәтте, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим итте. Бүгенге тантанада әлеге әһәмиятле бәйгедә көч сынашкан укытучыларның иң-иңнәре сәхнәгә күтәрелде.
— Бүген шушы залда сезнең белән бергә дулкынлану һәм чиксез горурлык хисләре кичерәм. Сез – республикабызның иң яхшы, иң көчле һөнәр осталары. Безнең балалар ышанычлы кулларда. Республиканың мәгариф системасын җитәкләү – зур мәртәбә. Көндәлек хезмәтегез алдында баш иям, — диде педагогларны бүләкләү тантанасында Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Быел абсолют җиңүче — “Башкортстанның ел укытучысы” исеменә Стәрлетамак 5нче гимназиясенең физика укытучысы Ренар Хәйбуллин лаек булды.
— Кешенең бәхетен нинди гаиләдә туып-үсүе һәм киләчәктә үзенең нинди гаилә коруы билгели. Бу җәһәттән мин - бик бәхетле кеше. Минемчә, тагын бер мөһим критерий бар. Ул – кешенең бу тормышта үз һөнәри юлын таба алуы. Бүгенге нәтиҗә минем дөрес юлда булуымны, һөнәри яктан да бәхетле икәнлегемне күрсәтте. Иңнәремә нинди җаваплылык алуымны аңлыйм. Республикабызны иң күләмендә лаеклы күрсәтү өчен бөтен көчемне салачакмын, — диде бәйгенең абсолют җиңүчесе.
“Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсы җиңүчесе исеме “СМАРТ” 2нче күппрофильле полилингваль гимназиясе укытучысы Назгөл Хәбибуллинага бирелде.
“Туган тел һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт телләре укытучылары көч сынашты. Бәйге җиңүчесе булып Стәрлетамак 6нчы гимназиясенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Алина Кәримова танылды. 2нче урынга Стәрлетамакның 17нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Гыйләҗетдинова, 3нче урынга Чакмагыш районы Юмаш мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Ираида Сөнәгатуллина лаек булды. Илеш районы Иске Күктау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Галиуллина һәм Сибай шәһәре 7нче мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Арсланова лауреатлар исемен яулады.
“Укыту туган телдә алып барылган мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ел педагогы” исеменә Сибай шәһәренең “Курай” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Әмирова лаек булды. “Елның иң яшь укытучысы” исемен алуга Нефтекама 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Луиза Хәсәнҗанова иреште.
“Соты” IV республика педагогик марафоны җиңүчеләре булып быел Благовещен шәһәренең “Благо” педагоглар командасы танылды.
Педагогларны мәртәбәле бәйгедә җиңүләре белән ихлас тәбриклибез! Алда яңа биеклекләр, матур җиңүләр көтсен!
Айрат Нурмөхәммәтов фотосы.