Болар - Уфа дәүләт нефть техник университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Уфа Фән һәм технологияләр университеты. Башкортстан программага Русия субъектлары арасында иң күп югары уку йортлары белән кушылды.
- "Приоритет-2030" университетларны амбициоз максатлар куярга һәм эчке процессларны үзгәртеп корырга этәрә. Югары уку йортларының икътисадның реаль секторы белән элемтәләрен ныгытуы мөһим нәтиҗә бирә. Программа 2021 елда старт алганнан бирле технологик партнерлар тарафыннан катнашучы университетларны үстерү программаларына кертелгән акчалар күләме икеләтә артты: узган елда 61 миллиард сумга кадәр. Шул ук вакытта технологик партнерлар саны да артты – алар инде 12,5 меңгә якын, – дип билгеләде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Быелгы үзенчәлек университетларның үз үсеш программаларын яңача кабул итүләре булды, дип билгеләп үтте фән һәм югары белем министры Валерий Фальков. Югары уку йортларының төп игътибары сәнәгать белән хезмәттәшлек итүнең конкрет проектларына юнәлтелде.
- Һәр катнашучы конкрет технологик проект тәкъдим итте, аның аша без университетның үсеш стратегиясе буенча бөтен эшен, ниятен бәяләдек. Үз университетларына ярдәм итәргә төбәк башлыклары һәм федераль министрлыклар вәкилләре килүен билгеләп үтү аеруча күңелле. Вуз-катнашучыларның һәр командасында топ-менеджерлар, университетларның эре компанияләре – партнерлары җитәкчеләре яклауда булды. Болар барысы да программаның һәм университетларның ил икътисадында үсә баручы роле турында сөйли, – дип ассызыклады ведомство башлыгы.
Башкортстан Башлыгы, республика вузларының уңышы - хакимиятнең университетлар, индустриаль һәм бизнес-партнерлар белән уртак эше нәтиҗәсе, дип атады.
– Катнашы булган һәркемгә, бигрәк тә ректорларга рәхмәт. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, гаять зур көндәшлек аша үтеп, без Русиянең югары мәктәбе һәм фән системасында мөһим урын алып торабыз. Югары уку йортлары фәнне алга этәрә, уникаль тикшеренүләр үткәрә, эшләнмәләрне җитештерүгә кертү өстендә эшли, төбәкнең һәм илнең әйдәп баручы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. «Приоритет 2030» программасында катнашу безгә фәнни-технологик үсеш лидеры булган төбәк буларак позицияләребезне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина «Приоритет 2030»ка кергән югары уку йортларының төп казанышларын билгеләп үтте.
- УДНТУ фәнни инфраструктураны сизелерлек үстерде һәм яңа типтагы кадрлар әзерләүнең уникаль экосистемасын булдырды, бу инновацияләрне кертү тизлеге уңышның төп факторы булган технологик узыш шартларында аеруча мөһим. Русиянең иң эре медицина вузы - безнең БДМУ булды. Медицина университетының яңа технологияләр эшләп кенә калмыйча, аларны тулы күләмдә җитештерүне оештыруы аеруча мөһим. БДАУ уникаль генетик лабораторияләр булдырды һәм хайваннар селекциясенең инновацион методикаларын эшләде. УУНиТ яңа буын авиация двигательләрен эшләүдә төп катнашучы булып тора һәм бүген ундүрт технологиянең бишесен үстерү өчен җавап бирә. Безнең югары уку йортлары, инновацияләр кертеп һәм киләчәк технологияләрен булдырып, ышанычлы рәвештә алга бара. Бу - безнең Русиянең фән һәм мәгариф үсешенә керткән өлешебез, - диде Светлана Мостафина.
Субсидияләр акчалары профессор-укытучылар составы өчен стимуллаштыручы түләүләр системасын төзүгә, югары уку йортының инфраструктурасын үстерүгә, югары технологияле җиһазлар сатып алуга, университетларга дөнья дәрәҗәсендәге тикшеренүчеләрне җәлеп итүгә, фәнни чаралар оештыруга юнәлтеләчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте