18 мартта Уфа мэры Ратмир Мәүлиев «Луч» балаларны савыктыру лагере территориясендә күчмә киңәшмә үткәрде. Территориаль яктан ул Уфа районында урнашкан, ләкин башкаланың Дим районына карый.
Лагерьның мәйданы – 6,5 гектар, әлеге вакытта ул берьюлы 140 баланы кабул итә ала. Муниципалитет бу урынны балалар ялы өчен флагман учреждениегә әйләндерергә һәм ял итүчеләр санын 500-600 кешегә кадәр арттырырга ниятли. Мисал итеп Башкортстан һәм башка төбәкләрнең гамәлдәге лагерьлары тәҗрибәсе алынган. Аларның барысын да шәһәрдән читтә булу, яшеллектә һәм су объектлары янында урнашуның бердәм форматы бәйли. Бу ял вакытында балаларны кызыксындыру юнәлешләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә.
— Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча флагман лагере өчен объект билгеләнде. Ул “Луч” базасында төзеләчәк. Без шәһәргә иң якын булган позицияне сайларга тырыштык, - дип билгеләде Ратмир Мәүлиев. - Территорияне ике гектарга киңәйттек һәм анда яңа корпуслар булдыру мөмкинлеге барлыкка килде. Иң мөһиме - балаларыбыз өчен яңа, яхшы шартлар булдырачакбыз. Глэмпинглар, спорт юнәлешен үстерү кебек яңа концепция турында да уйлаячакбыз.
Лагерь территориясендә буа булуга аерым игътибар бирелә, бу ял итүне оештыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ача. Бүгенге көнгә территорияләрне киңәйтү буенча юридик эш төгәлләнгән. Алдагы этап — проектлау өчен өстенлекләрне билгеләү.
— Монда потенциал бик зур. Бу территорияне үстерергә мөмкин һәм кирәк тә. Балалар ялы өчен бик лаек урын булачак, — дип белдерде Уфа мэры.
Фото: Пресс-служба Администрации Уфы