Гаризалар 2025 елның сентябренә кадәр рәсми сайтта кабул ителә: https://vk.cc/cJ0lkv
2024-25 елларда мәгарифкә сизелерлек өлеш керткәннәрне — үзеңне, проектларны, компанияләрне һәм башка кешеләрне теркәргә мөмкин.
Бишенче сезонда бүләк 18 номинациядә, шул исәптән берничә яңа номинациядә тапшырылачак. Әйтик, бу елда Русия Президенты указы белән игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына махсус «Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы хәтерне саклауга керткән өлеше өчен» номинациясе булдырылды. Анда иң яхшысы исеменә Ватанны саклаучыларның батырлыкларын, илебезнең героик үткәнен һәм бүгенгесен популярлаштыручы, шулай ук тарихи хәтерне саклауга һәм патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итүче мәгърифәтчелек проектлары һәм мәгърифәтчеләре дәгъва итә алачак.
Быел төп мәгърифәтчелек бүләге шулай ук беренче тапкыр «Традицион кыйммәтләрне саклауга өлеш керткән өчен» номинациясендә тапшырылачак – аңа мәгърифәтчеләр һәм традицион кыйммәтләрне саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән инициативалар дәгъва итә алачак.
Моннан тыш, премия кысаларында беренче тапкыр төбәк этабы узачак, аның ярдәмендә үз төбәгендә мәгариф үсешенә сизелерлек йогынты ясаган мәгърифәтчелек проектлары һәм мәгърифәтчеләре урындагы дәрәҗәдә билгеләп үтеләчәк.
«Белем» җәмгыятенең Күзәтчелек советы рәисе Сергей Кириенко белем һәм дөреслекне алга этәрүче кешеләрнең саны һәм аларның җәмгыятьтә абруе арта баруын билгеләп үтте.
- Берничә ел эчендә "Белем"дә катнашучылар саны 6 тапкырга арткан. Бу сезонда номинантлар арасында — дөньяның 56 иленнән һәм барлык континентлардан вәкилләр, бары тик Австралия һәм Антарктида гына катнашмый, - дип ассызыклады Сергей Кириенко.
Фото: “culture.ru”