0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
21 март , 15:55

«Агробиотехнологияләр» лабораториясе ачылды

Евразия мәгариф үзәгенең югары уку йортлары кампусында илнең фәнни-белем бирү үзәкләрен үстерү буенча стратегик сессия кысаларында Башкортстан дәүләт аграр университетының "Агробиотехнологияләр" лабораториясе ачылды.

«Агробиотехнологияләр» лабораториясе ачы
«Агробиотехнологияләр» лабораториясе ачы


Анда авыл хуҗалыгы культуралары үсемлекләре патогеннарының зарарлы йогынтысына һәм әйләнә-тирә мохитнең уңайсыз шартларына чыдам яңа линияләре һәм сортлары булдырылачак.

- Лаборатория безнең университетның тикшеренүләр программасына кертелә. «Приоритет-2030» программасы буенча без яклаган технологик проектларның берсе хуҗалык өчен файдалы билгеләре булган үсемлекләрнең яңа сортларын эшләүгә һәм чыгаруга багышланган, — дип сөйләде БСТ каналына Башкортстан дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов. — Бу проектта без югары аксымлы борчак тәкъдим итәбез, ул үзебезнең азык базасын булдыру өчен бик мөһим һәм кирәк, чөнки безнең төбәктә борчак үстерү өчен уңайлы шартлар бар. Без стратегик партнерыбыз — «Рассвет» предприятиесе белән эшлибез, ул безнең фәнни эшчәнлегебез нәтиҗәләре белән бик кызыксына.

Быел Башкортстан дәүләт аграр университеты «Приоритет-2030» программасына керде һәм үсеш өчен федераль финанслау алачак. Югары уку йорты ректоры билгеләп үткәнчә, бу - зур танылу, әмма югары җаваплылык та.

- "Приоритет 2030"га керү барыбыз өчен дә әһәмиятле. Барыннан да элек безнең коллектив өчен, без дә хәзер дөнья дәрәҗәсендәге тикшеренүләр өстендә эшли алабыз. Бу җәмгыять өчен дә сигнал: без - бөек Русиябезнең бөтен территориясендә мәгариф һәм фәнне тәкъдим итә торган лаеклы югары уку йорты. Кандидат сыйфатында эшләү елы безгә Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссияләре алдына куелган бурычларны үтәячәгебезгә һәм илебезнең азык-төлек иминлеген һәм экспорт потенциалын үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәгебезгә ышаныч бирде, - дип ассызыклады Илдар Габитов.

Фото: Скриншот видео


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: