-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәкалә
Андрей Назаров депутатлар белән алдагы планнар турында фикер алыштыҮз мәктәбендә герой!Язгы ташкын чигенә Легаль булмаган хәмер сатучылар турында хәбәр ит!Республикада 500дән артык су басу очрагы теркәлгән "Төп дошманым - алкоголь!"Башкортстанда меңләгән йорт яңартылаРадий Хәбиров су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушты “Кулларын күтәреп барганнарын күрдем...” Җылы көннәрдә тарала торган инфекцияләр хакында фикер алыштыларПенсионерларга 411 мең сумлык түләүне ничек алырга?Шәрәпҗаннан артистлар китә..."Ашкадар" предприятиесе 2024 елда җитештерүне үстерүгә 750 миллион сум инвестициАюлар кешеләргә һөҗүм иткән...“Әти каһарманлыгы” конкурсында кем җиңәр?"Комиссия эшен мөмкин кадәр тизрәк эшләтеп җибәрергә кирәк..."Безнекеләр - Малаховта!Башкортстанда СВОга барырга теләүчеләр саны артаУфада студентлар югары әхлакый кыйммәтләр турында фикер алышты “Сәфәрләр тормышыбызны яктырак, матуррак итә”
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
21 март , 14:10

"Башкортстанның киләчәге искиткеч булачак!"

Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Пышный, Уфадагы Евразия белем бирү үзәгенең югары уку йортлары студентлары кампусына визитын шәрехләп, Башкортстанның искиткеч киләчәге турында хәбәр итте.

"Башкортстанның киләчәге искиткеч булачак!"
"Башкортстанның киләчәге искиткеч булачак!"

— Мондый кыска вакыт эчендә күргәннәрне бәяләү бик кыен, әмма чынлыкта, минем тәҗрибәмнән һәм хезмәттәшләрем биргән мәгълүматтан чыгып, республика технологик үсеш планында бик нык алга китте дип әйтә алам. Мин биредә эшли торган шактый күп галимнәрне беләм, шуңа күрә перспективалар бик яхшы. Чынлап та шәп, ә киләчәк, минемчә, искиткеч.

Без әле карадык, чыннан да мәйданчыклар булдырылган, эш урыннары бар, шуңа күрә хәерле юлга. Барысы да яхшы булачак«, - дип билгеләп үтте "Башинформ" хәбәрчесе белән әңгәмәдә Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе урынбасары.

Бүген вузара кампуста ике яңа лаборатория ачылды. Болар - Башкортстан аграр университетының «Агробиотехнологияләр» фәнни лабораториясе, анда каты бодай һәм борчакның яңа линияләрен һәм сорт үрнәкләрен булдырачаклар, һәм Башкортстан педуниверситетының «Тере системаларның биотехнологиясе» фәнни лабораториясе, анда азык продуктларының һәм терлек азыгының яңа төрләре өстендә эшләячәкләр.
Лабораторияләрне эшләтеп җибәрү «2025-30 елларга НОЦ үсеше проектын яңарту» стратегик сессиясе стартына туры китерелде, анда Русиянең 38 төбәгеннән барлык 15 НОЦ вәкилләре катнашты.

Чарада Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Пышный, Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, НОЦ җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: