+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
21 март , 11:05

Перспективалар искиткеч!

Уфаның вузара кампусында узучы илнең фәнни-мәгариф үзәкләрен үстерү буенча стратегик сессиядә БСТ журналистлары сорауларына Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Пышный җавап бирде.

Перспективалар искиткеч!
Перспективалар искиткеч!
— Үз тәҗрибәмнән һәм хезмәттәшләремнән алынган мәгълүматтан чыгып, Башкортстанның фәнни-технологик үсеш ягыннан бик алга киткәнен әйтә алам, - диде Дмитрий Пышный. - Мин монда эшләүче галимнәрне беләм. Перспективалы фәнни мәйданчыклар булдырылды. Бүгенгесе бик шәп, перспективалар искиткеч! Барысы да яхшы булачак.

Эксперт бүген беренче чиратта алдынгы инженерлык мәктәпләренә, кампусларга ярдәм итүче программалар барлыгын өстәде. Әмма киләчәктә бу структураларның барысы да үз-үзен тәэмин итә алырлык булырга тиеш.

Уфа вузара кампусында стратсессия уза, анда Русиянең берничә төбәгеннән "НОЦ" вәкилләре катнаша.

Фото: скриншот видео БСТ.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: