+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
21 март , 11:16

Уфада “Медиастарт” журналистика мәктәбе ачылды

Уфа Фән һәм технологияләр университетының (УУНиТ) Башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультетында “Медиастарт” журналистика мәктәбе ачылды. Проект җитәкчесе – танылган тележурналист, продюсер Рөстәм Габбасов.

Уфада “Медиастарт” журналистика мәктәбе ачылды
Уфада “Медиастарт” журналистика мәктәбе ачылды

Чарада УУНиТ ректоры Вадим Захаров чыгыш ясады. Ул, журналистика мәктәбенең әһәмиятен ассызыклап, бу проектның иҗади яшьләрне медиасферага җәлеп итү өчен зур мөмкинлек булуын билгеләп үтте.

– “Медиастарт” – заманча журналистика серләренә төшенү, белемне практика белән бергә үстерү өчен менә дигән мәйданчык. Ул студентлар өчен яңа мөмкинлекләр ача, – диде ректор.

Чараның махсус кунагы – “Башкортстан 24” телеканалының “Рөстәм Габбасов белән кичке шоу” проекты режиссеры Светлана Марваева студентлар белән тәҗрибә уртаклашты, телевидение кухнясының серләрен ачты. Очрашуда шулай ук “СМАРТ-ТВ” студиясе вәкилләре катнашты.

Журналистика мәктәбендә дәресләр аена ике тапкыр узачак. Алар университет студентларына гына түгел, мәктәп укучыларына һәм колледж студентларына да ачык булачак.

– Журналистика – ул һөнәр генә түгел, ул – тормыш рәвеше! Безнең мәктәп яңа идеяләр, кыю фикерләр һәм төгәл фактлар лабораториясе булыр дип ышанам, – диде факультет деканы Гөлфирә Абдуллина.

Проект регион яшьләре арасында зур кызыксыну уятты. Катнашучылар “Медиастарт” аларга журналистика нигезләрен үзләштерергә һәм һөнәри күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк дип ышана.

Фото: УУНиТ матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: