-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәкалә
“Мажорлар”ны урынына утыртты ул!"Их, үкенәм...""Илебездәге һәр тармак - үсештә"Рекордлы уңыш һәм авыллар өчен миллиардлар: 2025 елда аграрийларны нәрсә көтә?"Бурычыбыз - геройларга ярдәм итү һәм аларның гаиләләрен кайгырту"Башкортстан ил икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә "Социаль бурычлар тулысынча үтәлгән""Эчке ихтыяҗ - Русия икътисадының үсеш локомотивы""Гаиләләргә ярдәм даими булачак" Ләйсән Үтәшева кайгы кичерә...Барлыгы кырык кампус төзеләчәк “Сыйфатлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеге арта” "Мәдәни вакыйгалар белән кызыксынуны «Пушкин картасы» да хуплый"Хәрби хәбәрче Анна Прокофьева һәлак булганЧит ил студентлары арасында Халыкара телләр фестивале уздыГөлназны күрмәдегезме? Мошенниклар саны ике тапкыр артканБашкортстан яшьләре СВОда катнашучыларга ярдәм итә«Башкортстан геройлары» программасында кемнәр катнаша?«Безнекеләрне бел» брендлар конкурсында кем җиңәр?
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
24 март , 09:09

Башкортстан университетлары фәнни алгарыш юлында

“Приоритет-2030” дәүләт программасында катнашу гыйльми эшчәнлекне ничек үзгәртәчәк?

Аграр университетның матбугат хезмәте БДАУ командасы “Приоритет-2030” программасында проектларын якларга әзерләнгәндә
БДАУ командасы “Приоритет-2030” программасында проектларын якларга әзерләнгәндәФото:Аграр университетның матбугат хезмәте

Башкортстан Русиянең югары белем бирү системасында үз позицияләрен ныгытуны дәвам итә. Республикадан дүрт университет стратегик академик лидерлыкка юнәлтелгән “Приоритет-2030” федераль программасына керде. Алар – Башкорт дәүләт аграр университеты (БашДАУ), Уфа дәүләт нефть техник университеты (УДНТУ), Башкорт дәүләт медицина университеты (БДМУ) һәм Уфа Фән һәм технология университеты (УУНиТ).

Бу программа университетларга зур мөмкинлекләр ача: алар өстәмә федераль финанслау алачак, ул профессор-укытучылар составы өчен стимуллаштыручы түләүләр системасын төзүгә, югары уку йортының инфраструктурасын үстерүгә, югары технологияле җиһазлар сатып алуга, университетларга дөнья дәрәҗәсендәге галимнәрне җәлеп итүгә, фәнни чаралар оештыруга юнәлтеләчәк.

© bashinform
Фото:© bashinform

Әлеге программа илнең фәнни-мәгариф потенциалын арттыру, Русия университетларының көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү һәм икътисадта инновацион эшләнмәләрне гамәлгә ашыру максатын куя.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров программаның мөһимлеген шулай ассызыклады:

“Хәзер бу программада – дүрт университетыбыз. Нефть, медицина һәм фән-технология университетларына Башкорт дәүләт аграр университеты да өстәлде. Бу — бик яхшы яңалык. Республика вузларының уңышы  хакимиятнең университетлар, индустриаль һәм бизнес-партнерлар белән уртак эше нәтиҗәсе.

– Әлеге уңышка ирешүгә катнашлыгы булган һәркемгә, бигрәк тә ректорларга рәхмәт. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, гаять зур көндәшлек аша үтеп, без Русиянең югары мәктәбе һәм фән системасында мөһим урын алып торабыз. Югары уку йортлары фәнне алга этәрә, уникаль тикшеренүләр үткәрә, эшләнмәләрне җитештерүгә кертү өстендә эшли, төбәкнең һәм илнең әйдәп баручы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. “Приоритет-2030” программасында катнашу безгә, фәнни-технологик үсеш лидеры булган төбәк буларак, позицияләребезне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк”.

Аграр университетның матбугат хезмәте БДАУ командасы “Приоритет-2030” программасында проектларын якларга әзерләнгәндә
БДАУ командасы “Приоритет-2030” программасында проектларын якларга әзерләнгәндәФото:Аграр университетның матбугат хезмәте

БашДАУ: агросәнәгатьтә комплексы фәнни үсеш

“Приоритет-2030” төркеменә аграр югары уку йорты, Евразия НОЦ катнашучысы  Башкорт дәүләт аграр университеты да керде. Уку йорты дәүләт программасы буенча өч стратегик проектны тормышка ашырачак. Ул 100 миллион сум күләмендә финанслау алачак, бу аның үсешенә зур этәргеч бирәчәк. Сүз уңаеннан, БашДАУ илдәге алты аграр университет арасында программага кергән бердәнбер аграр уку йорты.

Университет технологик лидерлык, импортны алмаштыру һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән ике стратегик проектны гамәлгә ашыра. Үткән елда БашДАУ зур уңышларга иреште:

  • ике токым дуңгызлар буенча селекцион-генетик планнар эшләнде һәм расланды;
  • казларның дүрт токымы буенча генофонд хуҗалыгы статусы алынды;
  • дуңгызлар һәм казлар буенча дүрт генотип базасы булдырылды;
  • геном мәгълүматларын анализлау һәм визуальләштерү программасы эшләнде һәм патентланды;
  • “Агробиотехнологияләр” һәм “АПКда ясалма интеллект” лабораторияләре ачылды.
Айгөл Габитованың шәхси архивыннан БашДАУ проект офисы директоры Айгөл Габитова
БашДАУ проект офисы директоры Айгөл ГабитоваФото:Айгөл Габитованың шәхси архивыннан

БашДАУ проект офисы директоры Айгөл Габитова, программага керүнең мөһимлеген түбәндәгечә билгеләп үтте:

Без университетларның инновация үзәкләре булып үсүен күрәбез. Алар яңа белемнәр һәм технологияләр булдыра, бу исә бөтен ил үсешенә йогынты ясый. Приоритет-2030 программасында катнашу безгә яңа мөмкинлекләр ача. Уртак тырышлык белән Русиянең фәнни-технологик картасында сизелерлек нәтиҗәләргә ирешеп, позицияләребезне ныгыта алачагыбызга ышанабыз.”

УДНТУ: нефть-газ фәне яңа дәрәҗәгә чыга
Уфа дәүләт нефть техник университеты Русиянең алдынгы техник вузларының берсе булып тора. “Приоритет-2030” программасы кысаларында университет нефть-газ тармагында фәнни проектларын үстерү өчен финанслау алачак.

Программа ярдәмендә УДНТУ инновацион бораулау технологияләре, экологиягә зыян салмый торган бораулау сыекчалары һәм яңа нефть-газ чыгару ысулларын өйрәнүне киңәйтәчәк. Бу мөмкинлекләр университетның лабораторияләрен яңарту, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм тармак өчен иң кирәкле кадрлар әзерләү мөмкинлеге бирәчәк.

 

БДМУ: медицина фәнендә яңа технологияләр
Башкорт дәүләт медицина университеты, программада катнашып, “санлы медицина”, биоинженерия һәм шәхси медицина юнәлешләрен үстерәчәк.

БДМУ инде күптән медицина учреждениеләре һәм фармацевтика компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә, фәнни тикшеренүләрне практикада гамәлгә ашыра. Яңа грантлар университетка тикшеренүләрне киңәйтү һәм Русиянең алдынгы клиникалары өчен белгечләр әзерләү мөмкинлеген бирәчәк.

 

УУНиТ: фән һәм югары технологияләр үзәге
Уфа Фән һәм технология университеты ясалма интеллект, робототехника һәм югары технологияле җитештерү өлкәләрендә фәнни тикшеренүләр үсешен дәвам итәчәк.

Программа университетка яңа лабораторияләр булдыру, әйдәп баручы галимнәрне җәлеп итү һәм тикшеренүләрне халыкара дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеген бирәчәк. УУНиТ сәнәгать предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә һәм алар өчен заманча технологияләр эшли.

© bashinform Башкортстанның фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе Наталия Латыйпова
Башкортстанның фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе Наталия ЛатыйповаФото:© bashinform

Башкортстанның фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе, Наталия Латыйпова, республика фәненең үсеш перспективалары турында болай дип билгеләп үтте:

Радий Хәбиров тарафыннан билгеләнгән фән һәм югары белем бирү стратегиясе үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Безнең университетлар программада тигез баланста катнаша: техник, медицина һәм аграр юнәлешләрнең берләшүе сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы кластерлары белән туры килә.

Хәзерге дөньяда университетлар иң алдынгы белем һәм иҗади акыл өчен глобаль көндәшлектә төп уенчылар булып тора. Евразия НОЦы югары уку йортлары Русия университет фәннәре картасында лаеклы урын алды. Соңгы өч елда гына да безнең фәнни-белем бирү оешмалары Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән оештырылган барлык эре федераль программаларда катнашты.

© bashinform
Фото:© bashinform

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның вузлар программасын яклау буенча комиссия утырышында шәхси катнашуы зур роль уйнады. Аның ярдәме федераль үзәкнең Башкортстан вузларына игътибарын арттырды һәм аларга фәнни проектларын финанслау мөмкинлеген ачты.

Башкортстаннан дүрт университетның “Приоритет-2030” программасына кертелүе  киләчәккә мөһим адым. Өстәмә финанслау, фәнни үзәкләр үсеше һәм сәнәгать белән актив хезмәттәшлек Башкортстанның Русиядәге иң алдынгы фәнни-мәгариф төбәкләренең берсе булуын ныгытачак.

Вузлар, хакимият һәм сәнәгать хезмәттәшлеге киләсе елларда Башкортстанны фән, технологияләр һәм мәгариф өлкәсендә лидерлыкка чыгарыр, дип ышанабыз.

Читайте нас: