Медиафорумда Уфаның әйдәп баручы вуз студентлары, шулай ук Санкт-Петербургта узган форум җиңүчеләре катнашты. Максат – яшьләргә Русиянең рухи-әхлакый кыйммәтләрен аңларга һәм бу турыда сыйфатлы контент эшләргә өйрәтү.
Форумның төп фикерләре:
✔ Югары әхлакый идеаллар – җәмгыятьнең нигезе
✔ Гуманизм, тарихи хәтер, патриотизм һәрчак актуаль
✔ Мәгълүмати мохиттә позитив кыйммәтләрне тарату кирәк
“Без бу форумны УУНиТта үткәрүебез белән горурланабыз. Биредә без яшь журналистлар өчен мөмкинлекләр булдырабыз!” – дип билгеләп үтте университет ректоры Вадим Захаров.
Форумда журналистика, медиамәгариф өлкәсендә танылган белгечләр чыгыш ясады. Участниклар видеороликлар, плакатлар әзерләячәк, аларны Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертлары бәяләячәк.
2025 елның 10 декабренә кадәр һәр студент үз медиапроектын оештыручыларга җибәрә ала:
values17@yandex.ru
ТГ-бот: @values17_obr_bot
Фото: pravitelstvorb.ru