-2 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
25 март , 13:25
Эш нәтиҗәләре һәм планнар билгеләнде
Уфа Фән һәм технологияләр университетында «Белем» Русия җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлегенең гомум җыелышы булды.
Эш нәтиҗәләре һәм планнар билгеләнде
Очрашу барышында анда катнашучылар төбәктә мәгърифәтчелек оешмасының үткән елдагы эш нәтиҗәләре, шулай ук бу елга планнар турында фикер алышты. Утырыш эшендә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азат Бадранов, республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, төбәк бүлекчәсе рәисе, УУНиТ ректоры Вадим Захаров катнаштылар.
- «Белем» җәмгыяте безнең халкыбызга үткән һәм агымдагы вакыйгаларның дөрес интерпретациясен җиткерүдә төп роль уйный. Сезнең эшегез - лекцияләр һәм семинарлар гына түгел, ул белемгә, ватанпәрвәрлеккә һәм тарихыбызга ихтирамга нигезләнгән дөньяга караш формалаштыру. Бу эшнең Уфада гына түгел, республикабызның һәр районында алып барылуы мөһим, – диде Азат Бадранов.
Мәгариф оешмасының төбәк филиалы директоры Айсылу Илембәтова докладында билгеләп үткәнчә, узган елда республикада 770тән артык лекция уздырылган, аларны 30 меңнән артык кеше тыңлаган.
– Бездә төп проектлар - "Белем. Карьера", "Белем. Фән", "Белем. Дәүләт", "Белем. Геройлар", "Белем. Лекторий". Без алга таба да төбәкнең эшен бергәлеген үстерергә планлаштырабыз. 2025 ел бурычларының берсе - муниципалитетларда мәгърифәтчелек эшчәнлеген киңәйтү, - диде Айсылу Илембәтова.
«Белем» Русия җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, УУНиТ ректоры Вадим Захаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта мәгърифәтчелек оешмасы Русия мәгарифенең фәнни белемнәрен һәм казанышларын популярлаштыру өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп коралы булып тора. Вадим Захаров аеруча актив лекторларга «Белем» җәмгыяте генеральный директорының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Моннан тыш, гомум җыелыш барышында Күзәтчелек советы әгъзалары Азат Бадрановны рәис урынбасары итеп сайлады. Искәртеп үтәбез: 2023 елның декабрендә Күзәтчелек советы рәисе итеп Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләнгән иде.
Фото:
https://uust.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас:
Cайт использует файлы cookie и сервисы сбора технических данных посетителей.
Продолжение пользования сайтом является согласием на применение
данных технологий
Принять