2-4 июльдә Башкортстан башкаласында яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыятьләре советларының «Традицияләр тирәнлегеннән технологияләр югарылыгына» дип аталган XIII Бөтенрусия съезды узачак.
"Съездның төп акценты - яшьләр фәнни берләшмәләренең үзара хезмәттәшлеге. Яшь галимнәр советлары һәм студентларның фәнни оешмаларына ярдәм итеп, аларның хезмәттәшлеген үстереп, без фәнни мохиттә остазлык һәм буыннар күчәкилүчәнлеген тәэмин итәбез. Ышанам ки, XIII съезд, үзенең эчтәлеген саклап кына калмыйча, технологик лидерлыкка ирешүгә юнәлтелгән яңа карарлар да тәкъдим итәчәк», – ди Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Денис Секиринский.
Фото: Башинформ