+6 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Мәгариф
27 март , 21:07

"Яшь галимнәргә ярдәм чаралары арытаба да булачак"

Бүген Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары пленар утырышында республика Хөкүмәтенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында отчет тыңлады.

"Яшь галимнәргә ярдәм чаралары арытаба да булачак"
"Яшь галимнәргә ярдәм чаралары арытаба да булачак"

Аның кысаларында Премьер-министр Андрей Назаров республикада мәгариф һәм фән үсеше турында да сөйләде. Бу җәһәттән Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин үз фикерләрен белдерде.

- Андрей Геннадьевич бүгенге докладында яшь галимнәргә ярдәм турында сөйләде. Атап әйткәндә, моңа кадәр булган ярдәм чаралары тулысынча сакланачак һәм агымдагы елда да нәтиҗәле булыр дигән өметтә ул.

Шул ук вакытта, бездә яңа инфраструктура объектлары да барлыкка килә. Мәсәлән, тиздән вузара кампусның икенче чираты ачылачак. Анда, үзебезнең студентлар белән беррәттән, төрле илләрдән килгән студентлар яшәячәк. Менә бу да фән үсешенә зур йогынты ясаячак.

Шулай ук республиканың 4 югары йорты "Приоритет 2030" программасына керде. 1 миллиард сумнан күбрәк федераль акча вузларны үстерүгә тотынылачак. Гомумән, яшь белгечләрне, галимнәрне үстерүгә республика төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер, - диде Корылтай комитеты рәисе.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: