УДНТУ Яшьләр туризмы үзәге вузара студентлар кампусына күчте һәм үз эшчәнлегенең функционалын киңәйтте. Биредә Башкортстан һәм илнең башка төбәкләреннән мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вузара студентлар кампусы буенча экскурсия маршрутлары эшләнә.
«Студтуризм» бөтенрусия проектының фәнни-популяр юнәлеше кысаларында үзәк республика кунакларын Башкортстан галимнәренең казанышлары белән таныштырырга, Евразия мәгариф үзәгендә урнашкан лаборатор һәм фәнни-мәгариф комплексларын күрсәтергә планлаштыра.
Үзәкнең төп максаты - студентларны, яшь укытучыларны һәм кампус кунакларын мавыктыргыч туризм дөньясына җәлеп итүгә ярдәм итү. Республиканың истәлекле урыннары буенча күчмә экскурсияләр бу сезонда старт алды инде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзәк базасында УДНТУның «Туризм, кунакханә һәм ресторан сервисы» кафедрасы студентлары практик әзерлек уза: биредә алар экскурсияләр эшләү һәм уздыру күнекмәләрен алалар. Икенче ел «Городские сказители» экскурсоводлар мәктәбе эшли. Башка белгечлекләр укучылары да яшьләр туризмы үзәге курсларын уза ала.
Фото: pravitelstvorb.ru