+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 апрель 2025, 17:26

Вузара кампуста «Игелекле ихтыяр кешеләре» Бөтенрусия форумы узды

Көн дәвамында ирекле оешмаларның һәм Русия югары уку йортларының «Хезмәткә өйрәтү» программасының топ-спикерлары илнең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар белән үз белемнәрен уртаклашты.

Вузара кампуста «Игелекле ихтыяр кешеләре» Бөтенрусия форумы узды
Вузара кампуста «Игелекле ихтыяр кешеләре» Бөтенрусия форумы узды

Форумны вузара кампус резиденты - Башкорт дәүләт медицина университеты оештырды. Югары уку йортының волонтерлык хәрәкәтен үстерүдә зур тәҗрибәсе бар - 13 ел эшләү дәверендә аларның волонтерлык үзәге 7500дән артык волонтер әзерләгән.

- Безнең университетта волонтерлык - ул зур һәм якты тарих. Университет, безнең студентлар һәм хезмәткәрләр һәрвакыт иң мөһим вакыйгаларда катнаштылар, үзләренең гражданлык һәм табиблык бурычларын тормышка ашырдылар, - дип билгеләп үтте БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы Валентин Павлов.

Чараның программасына симуляция җиһазлары күргәзмәсе, тематик секцияләр, осталык дәресләре һәм квест кертелгән иде. Форумда катнашучылар маскировка челтәрләрен үрергә өйрәнде һәм окоп шәмнәре ясау техникасын үзләштерде. Форум барышында волонтерлар СВО зонасына җибәреләчәк гуманитар ярдәм җыйды.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26441/

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас