+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2025, 08:15

Башкортстан тәҗрибәсе төбәкләргә таратыла

Узган атнада Русия Дәүләт думасының Мәгариф комитеты әгъзалары комитет рәисе Ирина Белых җитәкчелегендә Башкортстанда өч көнлек күчмә сессиядә булып китте.

Башкортстан тәҗрибәсе төбәкләргә таратыл
Башкортстан тәҗрибәсе төбәкләргә таратыл
Парламентарийлар эшенең йомгаклау көне Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусында башланды. Коллегалары белән бергә кампуста, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин һәм республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин да булдылар.
 
Депутатлар өчен кампус буенча экскурсияне аның җитәкчесе Сергей Гладких үткәрде. Ул әлеге амбициоз проектның үсеш перспективалары турында сөйләде, булачак биналар комплексының макетын күрсәтте һәм төзелешне 2027 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырылуын әйтте. Югары уку йортлары кампусының идеологиясе, белем алуны, эш бирүчеләр белән очрашуны һәм ял итүне дә кертеп, студентлар һәм яшь галимнәр тормышының аерым өлкәләрен бердәм даирә кысаларында берләштерүдән гыйбарәт. Депутатлар гамәли биофотоника, кече таргет молекулаларын эзләү лабораторияләрендә, “Берлога” киберфизик инновацияләр остаханәсендә булды һәм биредә уздырылучы фәнни тикшеренүләрнең кайбер юнәлешләре белән танышты.
 
Аннары депутатлар Стәрлетамакка юлланды, анда алар “Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү” федераль программасы кысаларында үткәрелгән капиталь ремонттан соң 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбен ачу тантанасында булды һәм урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү өлкәсендә республика тәҗрибәсен өйрәнү эшен дәвам итте.
Депутатлар уку процессын оештыру, Стәрлетамак политехник колледжын матди-техник яктан тәэмин итү һәм аның “Профессионалитет” федераль проектында катнашу нәтиҗәләре белән танышты. Монда алар укытучылар һәм эш бирүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашты. Җитештерү предприятиеләренең кадрлар проблемасы һәм аны урта һөнәри белем бирү оешмаларын үстерү һәм аларга ярдәм итү аша хәл итү юллары турында кызыклы сөйләшү булды.
 
─ Югары квалификацияле кадрлар әзерләү проблемасын колледжлар көче белән генә хәл итеп булмый, – дип шәрехләде очрашу нәтиҗәләре буенча Дәүләт җыелышының профильле комитеты рәисе Айбулат Хаҗин. ─– Төрле предприятиеләрнең ихтыяҗлары төрле. Эшчеләрдән махсус белем һәм күнекмәләр таләп итүче үзенчәлекле производстволар бар. Предприятиеләр үзләре дә кадрлар әзерләү процессына активрак кушылырга тиеш. Моның өчен стимул булу зарур. Нинди икәнен бергәләп уйлыйбыз. Дәүләт думасыннан коллегаларыбыз Стәрлетамак предприятиеләренең анык тәкъдимнәрен җыярга һәм өйрәнергә әзер булуын белдерде.
 
Заманча технологияләр һәм “Мәдәниятне үстерү” дәүләт программасы кысаларында җәлеп ителгән чаралар Башкортстанның Мәдәният һәм сәнгать колледжында белем бирү процессын модернизацияләргә мөмкинлек бирде. Һөнәри белем бирү программаларыннан тыш, уку йортында өстәмә белем бирү программалары да гамәлгә ашырыла. Дәрестән тыш вакытта укучылар анимация, 3D-графика белән шөгыльләнә, тавыш режиссурасы һәм тавыш дизайны нигезләрен үзләштерә, заманча электрон музыка ясый, фотография белән шөгыльләнә ала.
Эш сәфәре ахырында Дәүләт думасының Мәгариф комитеты әгъзасы Виктор Смирнов Башкортстанда мәгариф системасының тотрыклы үсешен билгеләде.
 
─ Биредә күргәннәр безне бик сөендерде, ─– диде депутат. ─– Башкортстан Башлыгы ярдәме белән мәгариф интенсив рәвештә үсә. Димәк, матди база яңартыла, мәктәпкә бик кирәкле педагогик кадрлар әзерләнә һәм иң мөһиме – белем бирү мохите булдырыла, анда балалар дәресләргә йөреп кенә калмый, ә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында да һәрьяклап үсешә. Бүген Башкортстан мәктәпләренә салынган барлык нәрсә балаларга, халыкның иминлегенә һәм тулаем гражданнарыбызның тормыш сыйфатына эшли.
Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова күчмә сессия йомгаклары буенча зур эш көтеләчәген хәбәр итте.
 
─ Комитетның урыннарга чыгуы –─ алдагы закон чыгару эшенә зур заявка, ─– диде парламентарий. ─– Колледжларда йөргәндә ишеткән тәкъдимнәр киләчәк закон проектларының нигезенә салыначак. Бүген безнең алда урта һөнәри белем бирүне модернизацияләү өлкәсендә Башкортстанның уңай тәҗрибәсен бөтен илгә тарату һәм бу юнәлештә хәрәкәтне тоткарлаучы мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас