Стәрлетамактагы бер мәктәп директорына сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайлаганнар. Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 45 яшьлек урындагы хатын-кыз “ришвәт алу” мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, мәктәп директоры Стәрлетамак хакимияте белән аренда килешүен рәсмиләштермичә һәм килешмичә футбол буенча күнегүләр үткәрү өчен мәктәпнең футбол мәйданчыгын законсыз рәвештә биргән, моның өчен зур күләмдә ришвәт алган.
Аны 26 тәүлеккә, ягъни 2025 елның 30 апреленә кадәр кулга алганнар. Карар законлы көченә кермәгән әле.
Әлеге мәддә буенча 2 миллионнан 4 миллион сумга кадәр, яисә хөкем ителүченең 2 елдан 4 елга кадәрге чорда хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә, яисә җитмеш тапкырдан туксан тапкырга кадәр ришвәт суммасы күләмендә штраф, билгеле бер вазыйфаны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 10 елга кадәр мәхрүм ителү, яисә 7 елдан 12 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү рәвешендә җәза яный.
Фото: bashinform.ru