Башкортстан соңгы бишьеллыкта сафка кертелгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны буенча илдә лидер булды. Барлыгы 31 мең урынга исәпләнгән 44 мәктәп һәм 65 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. Узган елда 1577 урынга исәпләнгән тагын 4 мәктәп, шул исәптән «Йондоз» белем бирү үзәге ачылды. Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен «Салют» республика тернәкләндерү һәм белем бирү үзәге структурасына керә.
"Быел Идел буе федераль округында Кузнецов затонында 2200 урынлык иң зур мәктәп ачабыз. Президент ярдәме белән капиталь ремонт буенча федераль программа кысаларында өч ел эчендә 146 мәктәп бинасын ремонтладык . Бу максатларга 8 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Владимир Владимирович Путинга мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын 2030 елга кадәр озайтуы өчен рәхмәтлебез», – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров VII республика «Мәгарифтә күтәрелеш!» мәктәп форумының пленар утырышында.
Быел республикада 35 яңартылган мәктәп бинасы ачылачак. Киләсе елда тагын 41 мәктәпкә капиталь ремонт башлана. Шулай ук балалар бакчаларына һәм колледжларга капиталь ремонт программасы эшли башлады, быел 3 колледж һәм 2 балалар бакчасы тәртипкә китереләчәк.
Фото:Олег Яровиков